Зәй офыклары

Тиздән физик әзерлек дәрәҗәсен билгеләүче значоклар алачакбыз

Россия Президенты Владимир Путин бу көннәрдә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын яңадан кайтарту турында федераль законны имзалады. Аның нигезендә хәзер ил халкының физик ныклыгы өч билге: алтын, көмеш, бронза значоклар белән бәяләнәчәк. Значокларны бирү Россия Федерациясе Спорт министрлыгы куйган кагыйдәләр, критерийлар буенча башкарыла. СССР чорында, 1931-1991елларда гомумбелем бирү,...

Россия Президенты Владимир Путин бу көннәрдә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын яңадан кайтарту турында федераль законны имзалады. Аның нигезендә хәзер ил халкының физик ныклыгы өч билге: алтын, көмеш, бронза значоклар белән бәяләнәчәк. Значокларны бирү Россия Федерациясе Спорт министрлыгы куйган кагыйдәләр, критерийлар буенча башкарыла. СССР чорында, 1931-1991елларда гомумбелем бирү, һөнәри, спорт уку йортларында сәламәтлек торышына карап йөгерү, озынлыкка, биеклеккә сикерү, йөзү, еракка туп ату, велосипед, чаңгыда йөрү, турникта тартылу һәм аркан буенча үрмәләп менүдә нормативларны үтәү каралган иде. Хәзер дә билгеле нормативларны үтәү өчен сәламәтлек торышы турында медицина белешмәсе булу кирәк. Ә ГТО нормативларын үтәүчеләргә махсус тест үзәкләре өч төрле значок тапшыра. Россия Хөкүмәте исә һәр елның 1 маена Президентка россиялеләрнең физик әзерлеге дәрәҗәсе турында доклад бирергә тиеш, бу үз чиратында, төбәкләрдә кешеләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып барулары өчен мөһим булган чараларның комплекслы үткәрелүенә дә күзәтү булып торачак. Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормативларын үтәү буенча үзенчәлекле чаралар инде узган елдан планлы рәвештә оештырыла. Төрле яшьтәге кешеләр, аны берничә кат үтәп, үзләрен сынап карарга өлгерде. Бу уку елы башыннан район мәгариф идарәсе, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә, мәктәп укучылары арасында йөгерү, сикерү буенча нормативларны үтәүне тикшерде, бу көннәрдә физкультура-спорт комплексында йөзү буенча нормативлар үтәү ярышлары бара. Яңа закон нигезендә иң-иңнәр тиздән махсус значокларга ия булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: