Узган шимбәдә Зәйнең 7нче мәктәп базасында физик культура укытучылары « Хезмәткә һәм оборонага әзер!» нормативларын тапшыру буенча көч сынаштылар. Барлыгы 28 укытучы билгеле вакытка гимнастика скамейкасында тору, пневматик коралдан ату, озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү - иелү буенча ярышты. Нәтиҗәдә 5 педагог - бронза, 9ы - көмеш, 14е алтын билгеләргә тапшыру...
Узган шимбәдә Зәйнең 7нче мәктәп базасында физик культура укытучылары « Хезмәткә һәм оборонага әзер!» нормативларын тапшыру буенча көч сынаштылар. Барлыгы 28 укытучы билгеле вакытка гимнастика скамейкасында тору, пневматик коралдан ату, озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү - иелү буенча ярышты. Нәтиҗәдә 5 педагог - бронза, 9ы - көмеш, 14е алтын билгеләргә тапшыру сәләтенә ия булуын күрсәттеләр. Соңыннан катнашучылар, ике командага бүленеп, мини-футбол буенча иптәшләрчә матч үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа