Зәй офыклары

Ул яраткан көрәш үсештә

Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион бил алыш, республика турниры буларак, зур оешканлык белән узды. Район көрәшчеләре өчен Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирга бер чирканчык алу, зур көрәш мәйданы рухын тою да булды ул. Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Байлар Сабасы, Мөслим, Лениногорск, Мамадыш, Актаныш, Менделеевск, Тукай...

Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион бил алыш, республика турниры буларак, зур оешканлык белән узды. Район көрәшчеләре өчен Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирга бер чирканчык алу, зур көрәш мәйданы рухын тою да булды ул.


Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Байлар Сабасы, Мөслим, Лениногорск, Мамадыш, Актаныш, Менделеевск, Тукай районнары көрәшчеләре катнашуы турнирны мәртәбәләде. Республика район-шәһәрләреннән килгән 220 спортчы (ул 1998-1999 һәм 2000-2001 елгы яшүсмерләр һәм зурлар арасында узды) 18 үлчәү авырлыгында бил алышты. Аларның күбесе - Россия чемпионнары, Татарстан призерлары. Турнир кунаклары район җитәкчелеге, Ринат Фәрдиев белән эшләгән җитәкчеләр, аның туганнары, спорт ветераннары иде. Тамашачыларның күп булуы, җанатарлар, тренерларның спортчылар өчен җан атуы ярышларга бәйрәм рухы, үзгәлек өстәде. Моңа кадәр әлеге турнирның болай масштаблы итеп, иҗади якын килеп оештырылганы юк иде. Зәйлеләр, спорт ветераннары, көрәшкә битараф булмаганнар, билгеле, моны тоймый калмады.

Кеше китә, эзе кала. Ринат Шәеховичның үзеннән соң калган матур эшләре дәвам итә. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов бу хакта ассызыклап узды.

- Укытучыбыз, остазыбыз Ринат Фәрдиевне искә алуны узган көз күп төрле чаралар белән билгеләп үткән идек, рухы сөенеп ятсын. Аның эше һәр тармакта һәм әлеге матур турнир озак еллар дәвам итәчәк. Ринат Шәеховичның әти-әнисенә рәхмәт. Дөргалия апа бүгенге көндә исән, ил-көнгә шундый ул үстергәне өчен хөрмәтлебез аңа, - дип, Зәй күренеше ясалган истәлекле бүләк тапшырды.

Ул яраткан көрәш районда үсештә. Милли көрәшне үзе чыгып бил алшырдай булып күзәтә иде.Түрдә Ринат Шәеховичның фотосурәте, әйтерсең, ул безнең арада, менә телгә килер дә бил алышучыларга хәер-фатихасын бирер кебек. Разия апасының кызы Зөлфия Шәрипова соңгы дүрт-биш елда әлеге ярышны калдырмый.

- Ринат абыебызга Зәй ничек якын булса, безгә дә шулай якын, кадерле ул. Бу ярышны дулкынланып көтеп алабыз, туганнар очрашып бу хакта сөйләшәбез, киңәшәбез. Турнирның географиясе киңәя баруы, аның республикакүләм ярышка әйләнүе, гомумән, елдан-ел эчтәлекле була баруы куандыра. Абыебызның исемен мәңгеләштерүдә, аңа хөрмәтле булган өчен район җитәкчелегенә, зәйлеләргә рәхмәтлебез, - ди Зөлфия.

Туганнары Ринат абыйлары турында матур хатирәләр саклый, аның рухы шат ятуын тели.

Бил алыш ике келәмдә олимпия системасы буенча барды. Ярышларга ветеран көрәшче Раиф Сәхабетдинов хөкемдарлык итте, аны 40 килограмм авырлыктагылар башлады. Кечкенәләр бил алышы аеруча мавыктыргыч булды. Билләренә сөлге салган яшүсмерләр бөтерелә генә. Көчлесе тиз кенә әйләндереп сала. Аларны зуррак үлчәүдәгеләр алыштыра бара. Көрәш барган арада кунаклар белән сөйләшәбез.

-Зәйлеләр җылы каршы алды, бу турнирда беренче мәртәбә катнашуым, ошап китсә, ел да килергә исәп, - ди Түбән Камадан килгән яшь көрәшче, Россия чемпионы Илмир Хәкимханов.

Аның басып торышында җиңүгә омтылыш шәйләнә. Гомумән, әлеге турнирга титуллы, оста бил алышучы көрәшчеләр шактый килгән иде. Алар - Әлмәттән Рузил Ганиев белән Радик Гафуров, Алабугадан Ислам Фәләхов, Актаныштан атаклы көрәшчеләр Раббани Нургалиев һ.б.лар. Зәй хәзер Радик Сәлахов белән данлыклы, ул безгә ярышларга килгәндә, оһо, Радик та килде, дибез, ди ут күршеләребез- көрәшчеләр.

-Соңгы елда Зәйдә милли көрәш күтәрелеш кичерә, моны без - республика тренерлары сизми калмадык, бу куанычлы, билгеле. Зәйгә мин битараф түгел, биредә туганнарым бар, кечкенә чакта кунакка килә идем, хәзер шәһәр танымаслык булып үзгәргән, - ди Сабадан килгән тренер Илдар Ермолаев.

Көрәш кызганнан-кыза бара, җанатарлар бил алышны тын да алмый карый. Җиңгән егетләрнең йөзендә - канәгать елмаю. Көрәшчегә режимда, һәрвакыт формада булу зарур.

- Җиңү өчен үз көчеңә ышанырга кирәк. Җәлил истәлегенә узачак турнир алдыннан мондый бил алыш кирәк, көрәшчеләр чарлана, остара, - ди "Зәй" спорт мәктәбе директоры Илсур Зыятдинов, шәкертләре бил алышыннан канәгать булуын белдереп. Җәлил истәлегенә узачак турнирга ике команда әзерләнүен бәян итте ул. Алар уку-күнекмәләрне "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә уза.

Кунаклар да сынатмый, аларның үзгә, безнекеләр өчен үрнәк алырдай алымнары бар. Ветеран көрәшчеләр исә мыек астыннан гына елмаеп көрәшчеләр бил алышын күзәтә, өметлеләрне күңелләренә сала. Өметле көрәшчеләр бар, ничек тә буыннар чылбырын өзмәскә, ди Максим Васильев. Мондый турнирларда яшьләрне рухландырып, киңәшләрен бирүчеләр дә алар. Оста көрәшчеләрне залдагылар алкышларга күмә. Бар да күз алдында: хәрәмләшеп көрәшүгә урын юк. Өлкәннәр үҗәтләнә-үҗәтләнә көрәште.

Бил алышка районнан Сармашбаш, Чыбыклы, Югары Пәнәче авылларыннан шактый көрәшче килде.

-Спортны үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Ринат Фәрдиев истәлегенә узучы турнирны көтеп алам, аңа хөрмәтем зур, кулыннан берничә мәртәбә Диплом, бүләк алганым булды, - ди Сармашбаштан килгән Нияз Җамалиев, горурланып. - Кайчандыр көрәш мәйданын тоткан Аксар, Югары Шепкәнең соңгы елларда бил алышучылары азайды. Көрәшнең районда географиясен арттырасы бар дип саныйм.

Турнир көне буе дәвам итте. Һәр үлчәү авырлыгында иң киеренке көрәш финал ярышларында барды. Көчлерәкләр көндәшен сизмәгәндә чистага аркасына салып куя. Иң кечкенә үлчәү авырлыгында бил алышкан Айнур Миңнеханов һәм Сабадан килгән Нияз Каюмов, зәйле Илнар Хәйруллин һәм Рузил Ганиевлар арасындагы бил алыш мавыктыргыч булды.

Менә алар - район җиңүчеләре һәм призлы урын алучылар.

Яшүсмерләрдән

Айнур Миңнеханов (I урын, 40 кг)

Александр Хисмәтуллин (III, 55)

Альберт Сәхабиев (I, 55 кг югары)

Азат Кашапов (II, 55)

Ринат Баранов (III, 55)

Рөстәм Сәлахов (I, 60)

Ислам Насыйбуллин (III, 65)

Зурлардан

Динар Кәримов (I, 60)

Алмаз Гайсин (II, 60)

Илнар Хәйруллин (II, 65)

Булат Гадершин (I, 70)

Ринат Шәйхетдинов (II, 70)

Айнур Әхмәтшин (I, 75)

Ринат Мингалиев (II, 75)

Ринат Шакиров (III, 75)

Руслан Хәмидуллин (I, 85)

Радик Сәлахов (I, 90)

Айзат Сәхабетдинов (III, 90)

Рамил Фаршатов (I, 100)

Рөстәм Бәдретдинов (III, 100)

Сергей Павлик (I, 100 кг югары)

Нияз Җамалиев (II, 100 кг югары)

Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы беренче булды, Чаллы белән Актаныш командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Алда мөһим спорт чарасы - Җәлил истәлегенә көрәш турниры. Район көрәшчеләре зур сынау алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: