Зәй офыклары

Якташыбыз призына

Узган ялларда "Яшьлек" Боз сараенда якташыбыз, хоккей буенча Дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры үтте. Әлеге турнир бездә икенче ел рәттән оештырылды. Бу - күренекле якташларга хөрмәт билгесе. Турнирда "Ак Барс" (Казан), "Дизель" (Пенза), "Лада" (Тольятти), "Нефтехимик" (Түбән Кама), "Металлург" (Магнитогорск), "Молот" (Пермь), "Ак...

Узган ялларда "Яшьлек" Боз сараенда якташыбыз, хоккей буенча Дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры үтте. Әлеге турнир бездә икенче ел рәттән оештырылды. Бу - күренекле якташларга хөрмәт билгесе.

Турнирда "Ак Барс" (Казан), "Дизель" (Пенза), "Лада" (Тольятти), "Нефтехимик" (Түбән Кама), "Металлург" (Магнитогорск), "Молот" (Пермь), "Ак Аю" (Зәй) хоккей клубларының яшүсмерләрдән төзелгән командалары көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов уенда катнашучыларны район башлыгы исеменнән сәламләде, якташыбыз Евгений Давыдов биографиясенә тукталып, уңышлы уеннар теләде.

Матчны карарга шактый зәйле җыелды. Боз сараенда еш илкүләм ярышлар узмый бит. Уенны "Ак барс" белән "Нефтехим" командалары башлады. Һәм ул 3:2 исәбе белән акбарслылар җиңүе белән тәмамланды. Зәйлеләр исә беренче көнне "Нефтехим" командасы белән көч сынашты. Яшь хоккейчыларыбыз да шомарып килә, алар каршылыклы уен мизгелләре тудыра алды. Шулай да ярышларга күбрәк йөреп, үзләрен чыныктыру сорала әле.

Евгений Давыдов 5 яшькә кадәр Зәйдә яшәгән. Әтисе Чиләбедән, яшь белгеч буларак, ГРЭСка эшкә килгән булган. Кечкенә Евгений үзе яшәгән йорттан ерак булмаган хоккей тартмасына йөреп, беренче чирканчык алган. Хоккей уенының көчлеләр, җитезләр уены икәнен биредә татыган. Кире Чиләбегә күчеп киткәч, ул бу шөгыльгә ныклап тартыла, башта "Цинк" командасы өчен уйный. Чиләбенең атаклы "Трактор" хоккей командасы тренеры өметле спортчы Евгенийны күреп, үз командасына чакыра. Егет берсүзсез ризалаша һәм беренче уңышларын биредә яулый. Гомумән, "Трактор" хоккей клубында чын спортчы буларак тәрбия- ләнә ул. Аның иң зур хыялы "ЦСК", Россия җыелма командаларына эләгү була. Үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында бу хыялы тормышка аша. Евгений Давыдов Швейцария, Франция, Швеция, Америка, Канада хоккей командаларында да нәтиҗәле уен күрсәтә. Зәйлеләр хоккей буенча танылган спортчы белән хаклы рәвештә горурлана. Якташыбыз Боз сарае ачылганда кайтып, зәйлеләрнең шатлыгын уртаклашкан иде. Зәй аның өчен зур спортка нигез салган шәһәр бит.

Хоккейчы турнирны ябу тантанасында катнашты. Үз призына узган традицион турнирга бик шат ул. Бу кайтуында Боз сарае коллективы Евгений Давыдовны аңа багышланган күргәзмә белән каршы алды. Анда якташыбыз уңышларын чагылдырган матбугат язмалары, спортчының Мактау грамоталары, медальләре, балачак фотографияләре урын алган. Яшь хоккейчылар Дөнья һәм Олимпия чемпионы Евгений Давыдов турында мәгълүмат алып кына калмады, аның белән якыннан аралашты. Ул уенда катнашучы яшь хоккейчыларга мастер-класс күрсәтте. Хоккей уенының нечкәлекләре күп. Уен барышында тимераякта ничек шуарга, кәшәкә белән дөрес идарә итәргә һ.б.лар өйрәтте.

Турнирга килгәндә, ярышта җиңүче - "Дизель" командасы, икенче һәм өченче урыннарны "Лада" белән "Ак барс" командалары бүлеште.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: