Зәй офыклары

«Ялта-Зәй»дә – федераль округ ярышлары

«Ялта-Зәй»дә Идел буе федераль округы укучыларының VI спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узуы турында хәбәр иткән идек. Мәртәбәле ярышка 14 командада 130 спортчы килде. Алар - үз регионнарында иң көчлеләр. Татарстан командасы составында якташыбыз Екатерина Никандрова ярышты. Ярышларны ачу тантанасында ТР спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Челтәр компаниясе» АҖ...

«Ялта-Зәй»дә Идел буе федераль округы укучыларының VI спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узуы турында хәбәр иткән идек. Мәртәбәле ярышка 14 командада 130 спортчы килде. Алар - үз регионнарында иң көчлеләр. Татарстан командасы составында якташыбыз Екатерина Никандрова ярышты. Ярышларны ачу тантанасында ТР спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры, ТР чаңгы һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашып, чыгыш ясады.

VI спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары башланган көнне "Ялта-Зәй" чаңгы базасы комплексында чаңгы һәм биатлон федерациясенең офис бүлмәсе ачылды. Биредә офис та, чаңгычыларга чаңгыларын көйләү, майлау урыны да булачак.

Ярышларга килгәндә, беренче көнне укучылар классик стильдә узышты. Татарстан командасыннан 5 километр арага узышта Кристина Прибылова, 10 километрга Никита Сурков - икенче, Данил Доценко өченче килде. Спринт узышларында Кристина Прибылова, Никита Сурков - II, Анна Марковкина - III урында. Өченче көнне ирекле стильдә 10 километр арага ярышта Алинә Мельникова - II, Никита Сурков III урын алды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасы - II урында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: