Зәй офыклары

“Ялта-Зәй”дә республика чаңгычылары көч сынаша (Фоторепортаж)

"Ялта-Зәй" чаңгы спорт үзәгендә яшүсмерләр арасында республиканың 12 район-шәһәреннән килгән чаңгычылар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге бара. Кичә беренчелекне ачу тантанасы булды. Яшь чаңгычыларны район башлыгы Разиф Кәримов һәм ТР чаңгы спорты федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев сәламләп, аларга уңышлы стартлар теләделәр. Тантанада ярыш кысаларында ирекле стильдә оештырылган узышта җиңүче һәм призлы...

"Ялта-Зәй" чаңгы спорт үзәгендә яшүсмерләр арасында республиканың 12 район-шәһәреннән килгән чаңгычылар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге бара. Кичә беренчелекне ачу тантанасы булды. Яшь чаңгычыларны район башлыгы Разиф Кәримов һәм ТР чаңгы спорты федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев сәламләп, аларга уңышлы стартлар теләделәр. Тантанада ярыш кысаларында ирекле стильдә оештырылган узышта җиңүче һәм призлы урын алучыларны тәбрикләделәр. 10 километр арага узышта - ир-егетләрдән Актаныш районы "Лачын" спорт мәктәбеннән Камил Могтазиров, 5 чакрым арага узышта кызлар арасында Казаннан Алинә Галимҗанова җиңүче булды. Бүген чаңгычылар спринт ярышларында көч сынаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: