Зәй офыклары

Ярышта – социаль хезмәткәрләр

"Энергия" стадионында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләр хезмәткәрләре арасында спартакиада кысаларында җиңел атлетика буенча зона ярышлары узды. Анда Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Чаллы командалары көч сынашты. Гомумән, ел дәвамында спартакиада кысаларында 10 төрдә - өстәл теннисы, мини-футбол, стритбол, бильярд, чаңгы, волейбол,...

"Энергия" стадионында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләр хезмәткәрләре арасында спартакиада кысаларында җиңел атлетика буенча зона ярышлары узды. Анда Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Чаллы командалары көч сынашты. Гомумән, ел дәвамында спартакиада кысаларында 10 төрдә - өстәл теннисы, мини-футбол, стритбол, бильярд, чаңгы, волейбол, шахмат, йөзү, дартс буенча ярышлар узды. Соңгысы буенча зәйлеләр аеруча яхшы күрсәткечләргә иреште. Җиңел атлетика буенча ярышка да алар әзерлекле килде.

Ярышларны ачу тантанасында кунакларны шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина сәламләп, Зәйнең спортлы шәһәр булуы турында сөйләде. Районыбыз данын политехник колледж мастеры Анатолий Полозенко, физкультура укытучысы Дамир Каюмов, социаль-тернәкләндерү спорт инструкторы Лилия Кузьмина, психолог Светлана Столярова яклады. (Сез аларны рәсемдә күрәсез).

Светлана Столярованың мондый ярышларда беренче мәртәбә катнашуы. Йөгерү сәламәтлеккә файдалы, көчле буласың, матур һәм акыллы буласың килсә дә, йөгер дип юкка әйтмәгәннәр, ди ул.

Анатолий Полозенко Минзәләдә дартс буенча ярышта катнашып, III урын алган булган. Әлеге ярышта да сынатырга исәбе юк аның. Спартакиада кысаларында узучы ярышларның максаты - министрлыкка караган учреждениеләр хезмәткәрләре арасында физкультура-спорт хәрәкәтен үстерү. Ярыш киеренке барды. Анда зәйлеләр IV урын алды. Алабугалылар - I, Түбән Кама - II, Чаллы III урында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: