Зәй офыклары

Ярышып та куйдылар

Быел Физкультурачылар көне Лондонда җәйге Олимпия уеннары барган вакытка туры килде. Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Зәйлеләр 16 спорт төре белән шөгыльләнә. Республика, Россия, Дөнья призерлары, чемпионнарыбыз елдан-ел арта. Бу көннәрдә билбау көрәшеннән Ангелина Федорова Рязаньда үткән Дөнья беренчелегендә җиңүче булды. Физкультурачылар көне район-шәһәрдә төрле ярышлар белән...

Быел Физкультурачылар көне Лондонда җәйге Олимпия уеннары барган вакытка туры килде. Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Зәйлеләр 16 спорт төре белән шөгыльләнә. Республика, Россия, Дөнья призерлары, чемпионнарыбыз елдан-ел арта. Бу көннәрдә билбау көрәшеннән Ангелина Федорова Рязаньда үткән Дөнья беренчелегендә җиңүче булды.

Физкультурачылар көне район-шәһәрдә төрле ярышлар белән башланып китте. Стадионга спорт клублары, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, оешма-предприятие, учреждение, спорт коллективлары, спорт ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре, спорт сөючеләр җыелды. Мәйданга иң яхшы чаңгычылар чыкты. Парадны җитәкләүчеләр спорт ветераннары булды. Бәйрәмне ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов, шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин чыгыш ясап, ТР яшьләр һәм спорт министры Рафис Борһанов, район башлыгы Татьяна Воропаева исеменнән спортчыларны, ветераннарны, спорт җәмәгатьчелеген Физкультурачылар көне белән котлады, спортчыларыбыз уңышлары, физкультураның кешене рухи һәм физик яктан чыныктыруын, кыенлыкларны җиңәргә булышуын ассызыкладылар. Традиция буенча тантанада уңышларга ирешкән спортчылар һәм тренерлар, спорт активын котладылар. "Зәй" һәм "Чаңгычы" спорт мәктәпләре тренерлары Григорий Асанов белән Иван Волков - район башлыгы Мактау грамотасы, "Чаңгычы" спорт мәктәбе тренерлары Рәис Әхмәтҗанов, Илшат Халиков, Сармашбаш мәктәбе физкультура укытучысы Тәнзилә Садыйкова - «ТР физкультура һәм спорт отличнигы», «Яшьлек» спорт мәктәбе методисты Андрей Мельников "ТР физик культура үсешендә хезмәтләре өчен" күкрәк билгеләре белән бүләкләнде. Бер төркем спортчылар, спорт активлары башкарма комитет, спорт идарәсе Рәхмәт хаты, Мактау грамоталарына лаек булдылар. Стадионда көн дәвамында берничә төрдә спорт ярышлары узды. Стадион гөж килде: кайсы ярышны карарга белгән юк: олысы-кечесе стадион тирәли йөгерде. Эстафета ярышларында оешма-предприятие спортчылары үзләрен сынады. Бер келәмдә яшүсмерләр һәм өлкәннәр ирекле, милли көрәш буенча ярышты. Яшүсмерләр һәм өлкәннәрнең гер күтәрүе үзе бер тамаша иде. Кул көрәшенә шактый спортчы җыелды. Шахматчылар исә салдырып, уйлап кына уйнады. Аркан тартышучыларга көч биреп торучылар шактый булды. Бу көнне волейбол, футбол, мини футбол буенча да ярышлар узды. Бәйрәмнең иң кызу мәле авыл җирлекләре арасында футбол буенча финал ярышлары иде. Анда Чыбыклы һәм Кадер командалары - III, сәвәләйлеләр - II урында, Югары Шепкә футболчылары җиңүче булды. Футболчылар уенны бөтен барлыгы белән уйнады. Оешма-предприятиеләр арасында эстафета ярышларында "Инвестстройсервис" - I урында, икенче һәм өченче урыннарны җылылык челтәрләре предприятиесе белән ГРЭС бүлеште. Гаилә стартларын җанатарлар түземсезләнеп, кызыксынып карады. Әлеге ярышта Рыбаков һәм Никондровлар гаиләләренә тиңнәр булмады. Аркан тартышуда ГРЭС командасы сокландыргыч ярышты. Әлеге ярыш барган урында чирәмнәр актарылып кара җир калды. Җылылык челтәрләре - II, "Зәй" спорт мәктәбе командасы III урынга лаек булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: