Зәй офыклары

Яшь хоккейчылар остара

Узган ялларда "Яшьлек" боз сараенда 2008 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир үткәрелде. Яңа ел алды турнирында Чиләбенең «Танкоград», Ижауның «Заря», Әлмәтнең «Нефтьче», Түбән Каманың «Нефтехимик», Җәлил эшчеләр бистәсенең «Торнадо», Зәйнең «Яшьлек» командалары катнашты. Ярышлар ике көн барды. Турнирны ачуда спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов катнашып, яшь...

Узган ялларда "Яшьлек" боз сараенда 2008 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир үткәрелде. Яңа ел алды турнирында Чиләбенең «Танкоград», Ижауның «Заря», Әлмәтнең «Нефтьче», Түбән Каманың «Нефтехимик», Җәлил эшчеләр бистәсенең «Торнадо», Зәйнең «Яшьлек» командалары катнашты. Ярышлар ике көн барды.

Турнирны ачуда спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов катнашып, яшь хоккейчыларны сәламләде, аларга уңышлар теләде.

Ярышларның икенче көнендә «Яшьлек» командасы «Танкоград» белән көч сынашты. Зәйлеләр чиләбелеләр белән генә түгел, калган командалар белән очрашканда да үзен оста уенчылар итеп танытты.

Бездә, акрынлык белән булса да, хоккей спорты үсеш алып килә. Районда алты балалар, бер өлкәннәр хоккей командасы бар.

-Хоккейга тарты-лучыларның күп булуы куандыра, җиңү-җиңелүләр белән командалар осталыкларын чарлый, - ди Илфат Зиннурович.

Әлеге турнирда тренер Айдар Шакиров әзерләгән хоккейчылар командасы көч сынашты. Араларында оста уенчы, һөҗүмчеләребез бар, ди ул. Түбән Камадан тренер Алексей Фоменко Зәйгә ярышка икенче ел рәттән команда алып килә. Ул биредә уен оештырылышы яхшы, бар да уйланылган, кечкенә зәйлеләр дә хоккей буенча остарып килә, ди. Ике көн барган уеннарны карарга килүче җанатарлар да шактый булды.

Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, "Яшьлек" командасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны "Заря" командасы белән «Торнадо» бүлеште.

Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Безнең Егор Ёлшин - иң яхшы һөҗүмче, «Заря»дан Александр Смирдов - иң кадерле уенчы, Түбән Камадан Әмир Закиров - иң яхшы сакчы, Җәлил эшчеләр бистәсеннән Алекс Хегай - иң яхшы капкачы, Чиләбедән Игор Козлов иң яхшы уенчы дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: