Зәй офыклары

«Йолдызлык» яшьләрне үзенә җыйды

«Йолдызлык» балалар-сәламәтләндерү лагере җәй көне генә түгел, көзен дә буш тормый. Күптән түгел бирегә район яшьләре, яшь гаиләләр туристлык слетына җыелды. Күркәм традициягә әйләнеп баручы әлеге слетны яшьләр идарәсе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт, туризмны популярлаштыру, яшьләрне бердәмлеккә өндәү максатында оештырды. Слет кысаларында билгеләнгән ярышлар аеруча җанлы үтте. Компас ярдәмендә...

«Йолдызлык» балалар-сәламәтләндерү лагере җәй көне генә түгел, көзен дә буш тормый. Күптән түгел бирегә район яшьләре, яшь гаиләләр туристлык слетына җыелды. Күркәм традициягә әйләнеп баручы әлеге слетны яшьләр идарәсе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт, туризмны популярлаштыру, яшьләрне бердәмлеккә өндәү максатында оештырды.

Слет кысаларында билгеләнгән ярышлар аеруча җанлы үтте. Компас ярдәмендә ориентлашып, яшь гаиләләр - 1500, ә эшче яшьләр 4000 метр юлны тиз арада үтүдә көч сынашты. Елга аша тар бүрәнәдән чыгу, арканга ябышып каршы як ярга сикерү, рюкзак тутыру, палатка җыю, учак кабызу да шактый тир түгүне таләп итте. Туристлык хәрәкәте буенча районда иң күп шөгыльләнүче, әлеге ярышларның баш судьясы Виктор Китов мондый спорт җыеннарының яшьләрне туризм белән ныклап кызыксынырга этәрүдә роле зур булуын әйтте. Ә шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин алга таба слетта катнашучы яшьләр санының тагын да артуын, спорт белән ял итүнең һәрьяклап файдалы булуын ассызыклады.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча эшче яшьләр арасында "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" командасы - I, шикәр заводы - II, ГРЭС командасы III урынны яулады. Авыл җирлекләре арасында Ал. Бистәсе - I, Чыбыклы - II, Бигеш III урында. Яшь гаиләләрдән Нуриевлар алдынгылыкны бирмәде, икенчедә - Казамаровлар, өченчедә - Артюховлар.

Соңыннан командалар арасында иптәшләрчә волейбол, футбол уеннары оештырылды. Әти-әниләре белән килгән балалар да чын күңелдән ял итте. Шактый энергия чыгуданмы, табигать кочагында пешерелгәнгәме - ашлар да ул көнне аеруча тәмле тоелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: