Зәй офыклары

Зәй егетләре - спортның хәрби-гамәли төрләрендә республика төбәк ярышы җиңүчеләре (фотолар)

"2014-2016 елларга Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик тәрбияләү" программасын үтәү йөзеннән, 2014 ел көзендә хәрби хезмәт яшенә җиткән ир-егетләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика ярышлары үткәрү карар ителгән иде. Бүген Зәйнең физкультура - сәламәтләндерү комплексында әлеге ярышларның төбәк этабы үтте. Анда катнашырга тиешле 9 команда арасыннан бишесе - Бөгелмә, Әлмәт,...

"2014-2016 елларга Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик тәрбияләү" программасын үтәү йөзеннән, 2014 ел көзендә хәрби хезмәт яшенә җиткән ир-егетләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика ярышлары үткәрү карар ителгән иде. Бүген Зәйнең физкультура - сәламәтләндерү комплексында әлеге ярышларның төбәк этабы үтте. Анда катнашырга тиешле 9 команда арасыннан бишесе - Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Зәй командалары гына көч сынашты. Ярыш программасы хәрби-гамәли спорт төрләренең сигезен үз эченә алды. Ул пневматик коралдан ату, 100 метрга йөгерү(челночный бег), турникта тартылу, гер күтәрү, автоматны сүтү-җыю, автомат магазинын тутыру, аркан тартышу, комплекслы көч күрсәтү күнегүен үтәүдән гыйбарәт иде. Егетләр монда үзләренең яхшы гына әзерлекле булуын күрсәттеләр. Мәсәлән, Илнар Баһманов, Лениногорскийның нефтьчеләр әзерләү техникумында хәрби хезмәткә әзерлекнең җитди куелуын әйтә. Биредә алар даими төстә спорт, физик күнегүләр белән шөгыльләнә. Зәй данын төбәк ярышларында политехник колледжның подполковник Эдуард Кашапов җитәкчелегендәге егетләр төркеме яклады. Араларыннан Роман Никитин Россия Кораллы көчләрендә махсус билгеләнештәге хәрби частьта хезмәт итәргә теләве белән уртаклашты. Егет моның өчен физик яктан да, рухи яктан да аеруча ныклык таләп ителүен яхшы аңлый.

- Көн дә үземне чыныктырам. 8 ел дәвамында бокска йөрүем армия хезмәте өчен, һичшиксез ярдәм итәр дип уйлыйм. Хәрби әзерлекне тикшерү буенча мондый ярышлар яшьтәшләребез белән үзара көч сынашу, мөмкинлекләрне бәяләү өчен мөһим, -ди Роман.

Гомумән алганда, егетләрнең сынауларга җитди каравы армиянең киләчәге ышанычлы булуы хакында сөйли. Төбәк ярышларын ачу тантанасында сүз алган шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин да республикада яшьләрне хәрби тормышка әзерләүнең югары куелуы турында ассызыклады. Җиденче ел рәттән Татарстанның хәрби хезмәткә әзерлек буенча Россия төбәкләре арасында беренче урын алуы моның ачык дәлили, диде ул.

Ә төбәк ярышларында үзләренең иң әзерлеклеләр булуын Зәй политехник колледжы студентлары дәлилләде. Хәзер алар район данын 27 ноябрьдә Түбән Камада узачак финал ярышларында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: