Зәй офыклары

Зәйдә яшь көрәшчеләр бил алышты

Районыбызның яшүсмер көрәшчеләре шомара бара. Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында милли көрәш буенча "Зәй" спорт мәктәбе беренчелеге узды. Анда Чыбыклы, Сармашбаш, Югары Пәнәче, Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Аксар, Бура-Киртә, Кадер, Югары Шепкә мәктәбе, татар гимназиясе, шәһәрнең 5, 6, 7нче мәктәпләреннән 90 көрәшче катнашты. Бил алыш сигез үлчәү авырлыгында узды. Ул...

Районыбызның яшүсмер көрәшчеләре шомара бара. Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында милли көрәш буенча "Зәй" спорт мәктәбе беренчелеге узды. Анда Чыбыклы, Сармашбаш, Югары Пәнәче, Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Аксар, Бура-Киртә, Кадер, Югары Шепкә мәктәбе, татар гимназиясе, шәһәрнең 5, 6, 7нче мәктәпләреннән 90 көрәшче катнашты. Бил алыш сигез үлчәү авырлыгында узды. Ул 25 килограмм үлчәү авырлыгындагы яшь көрәшчеләр бил алышуыннан башланды. Аларны 30, 35, 40, 45, 50, 55 килограммдагылар алыштырды. Җиңелгәннәр уеннан төшеп калды, җиңүчеләр финалда үзләрен сынады. Яшүсмерләр арасында Марсель Ишмиев (Чыбыклы), Алексей Иванов (Сарсаз-Баграж), Айнур Миңнеханов (Сармашбаш), Илназ Латыйпов (татар гимназиясе), Ринат Баранов (Югары Мәлем), Максим Соловьев (7нче мәктәп), Алберт Сәхабиев (Югары Пәнәче) җиңүче дип табылды. Яшьләр арасында ярыш дүрт үлчәү авырлыгында үтте. Үз авырлыкларында Азат Кашапов (Сармашбаш), Рөстәм Сәлахов (Сармашбаш), Нияз Исрафилов (Югары Мәлем), Алмаз Мөхәммәдиев (татар гимназиясе) җиңүчебулды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Сармашбаш командасы беренче урынны яулады, Югары Пәнәче белән Сарсаз-Баграж командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: