Зәй офыклары

Зәй көрәшче, чаңгычылары белән дан тотты

Олимпия чемпионы Федор Симашевка Югары Баграж мәктәбендә музей ачылганда, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Илдархановның килүе турында хәбәр иткән идек. Ул - Федор Петрович белән якыннан аралашкан, аның белән хез-мәттәшлек иткән журналистларның берсе. Бу турыда авторның чемпион сөйләгәннәрдән язган «"Олимп тавына ничек менәргә?», «Чаңгы юллары» дигән китаплары сөйли. Әлеге...

Олимпия чемпионы Федор Симашевка Югары Баграж мәктәбендә музей ачылганда, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Илдархановның килүе турында хәбәр иткән идек. Ул - Федор Петрович белән якыннан аралашкан, аның белән хез-мәттәшлек иткән журналистларның берсе. Бу турыда авторның чемпион сөйләгәннәрдән язган «"Олимп тавына ничек менәргә?», «Чаңгы юллары» дигән китаплары сөйли. Әлеге китаплар музей түрендә урын алды. Илдус Илдарханов белән әңгәмәбез аның иҗаты турында.

- Илдус Гәрәевич, әңгәмәбезне Федор Симашев белән очрашуыгыздан башлыйк әле.

- Мин - Сармашбаш авылында үскән кеше. 1968 елда армиядән хезмәт итеп кайткач, Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укыдым. Буш вакыт булуга, спорт белән шөгыльләндем, газеталарга язмалар әзерли идем. Чаңгы спортын үз итүче буларак, спорт тормышы белән нык кызыксындым. Гренобльдә кышкы Олимпия уеннарына әзерлекне даими күзәтеп бардым. "Советский спорт" газетасын көтеп алып укый идем, гыйнвар ае ахырында әлеге газетада Советлар Союзы чаңгычыларының Карпат тауларындагы Ворохта поселогында сайлау ярышлары үткәргәнлеге, Федор Симашев дигән егетнең көчле чаңгычылардан булуы, аның Бөгелмә тирәсендәге Югары Баграж исемле авылдан булуы бәян ителгән иде. Мин әлеге авылны Зәй районыннан дип фаразлап, кышкы каникулда Сармашбашка кайткач, чаңгыда Югары Багражга юл тоттым. Симашевлар кайсы өйдә яши дип сорауга, миңа Исак Петрларын күрсәттеләр. Өйдә әнисе, 4нче класста укучы энесе Николай гына иде. Мине алар, Федорны каршылагандай, сөенеп каршыладылар. Әтиләре Петр дәдәй дә кайтып төште. Биредә сөйләшкәннәрдән Федор турында мәкалә әзерләп, аны икенче көнне "Татарстан яшьләре" газетасына җибәрдем. Ни күрим, Гренобльдә уеннар башланасы көнне газетаның дүртенче битендә тулысынча "Симашевлар Гренобльдән хәбәр көтә" дигән язмам чыкты. Өстәвенә, материалга Симашевның Мәскәү каналыннан килгән фотосурәтләрен дә куйганнар. Фоторәсемнәр белән язма тагын да баеган. Шул рәвешле, республика халкы Федор Симашев белән әлеге язма аша танышты. Актуаль материалның газетада урын алуы мине тагын да канатландырды, журналистика белән кызыксынуым тагын да арта төште. Институтны тәмамлауга, "Татарстан яшьләре" газетасына эшкә чакырдылар. Редакциядә спорт бүлегендә эшләдем. Федор Симашев белән телефоннан элемтәгә кереп, чемпион турында мәгълүматлар биреп тордым.

- Чемпион белән шәхсән кайчан очрашып сөйләштегез?

- Эш буенча миңа Мәскәүгә барырга туры килде. Шулай, форсаттан файдаланып, адрес буенча Федор яшәгән фатирга киттем. Якташ Измайлово паркы тирәсендәге бер йортта ике бүлмәле фатирда яши иде. Аның "Динамо" җәмгыятендә тренер булып эшләгән чоры. Очрашуга без аның белән бик тиз аралашып, сөйләшеп киттек. Баксаң, без аның белән ике мәктәп данын яклап, район чаңгы ярышларында катнашканыбыз булган икән. Шул рәвешле, безнең уртак танышлар, уртак вакыйгалар да булды. Аерылышканда без бер-беребезне күптән белгән дуслар кебек аерылыштык. Федор белән аннан берничә мәртәбә Казанда, Мәскәүдә, ярышларда, авылга кайтканда очраша идек. Ул масаймас, бик гади иде. Шунысы игътибарга лаек, ул миңа очрашкан саен яңа ягы белән ачылды. Аннан Федор республикада татар телендә басылган газеталарны укып, яшь спортчыларны күңеленә салып бара иде. Аннан ул республика, районда, шул исәптән туган авылында чаңгы спорты үсешен теләде. Сәләтле яшьләребез бар, алар яхшы тренерлар булмаганга гына югалып кала, дип борчылды. Кыскасы, Федор Петрович ватанпәрвәр иде.

Туган авылы мәктәбендә музей ачылу хәбәренә куандым. Биредә һәр экспонат, һәр язма - кадерле ядкарь. Шул чорларга әйләнеп кайткандай булдым. Афәрин, зәйлеләр, якташ чемпионны онытмыйсыз.

- Сез үзегез дә спортҗанлы журналист бит...

- Әйе, институтта укыган елларда ук чаңгы һәм җиңел атлетика буенча I разрядны алган идем. "Татарстан яшьләре", "Социалистик Татарстан" газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, "Шәһри Казан", "Татарстан хәбәрләре»ндә баш мөхәррир урынбасары, «Шәһри Казан»да баш мөхәррир булып эшләдем. Шул ук вакытта Татарстанның спорт журналистлары федерациясен, татарча көрәш федерациясен җитәкләдем. Аннан республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясендә, 2006 елдан - Бөтенроссия татарча көрәш федерациясендә матбугат хезмәткәре.

- Сез бит әле ике мәртәбә Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләген алдыгыз...

- Әйе, "Без көрәшче халык" (2003) һәм "Без көрәшле халык" (2009) китапларым өчен бәллүр каләмнәргә ия булдым. Бабаларыбыз элек-электән бил алышкан. Көрәшкә иң зур бәйрәмнәрнең урта бер җирендәге мәйданда урын бирелгән. Шуңадыр һәркайсыбызның тәнендә көрәшче каны уйный. Ике китап та көрәшчеләр турында.

- Әлеге китапларда Зәй көрәшчеләренең дә булуы куанычлы. Зәй көрәшче-ләре, спортчылары турында фикерегез?

- Зәй - спортлы төбәк-ләрдән. Көрәш, чаңгы спорты белән дан алган район ул. Зәй көрәшче ветераннары белән әле дә элемтәм яхшы. Яшь чаңгычылар уңышлы чыгыш ясый. Хәзерге буын да көрәш буенча сынатмас дигән ышаныч бар.

- Илдус Гәрәевич, бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Саба районы көрәшче-ләре турында китап язам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: