Зәй офыклары

Зәй көрәшчеләре Шамил Садриев истәлегенә турнирга әзерләнә

Узган атнада яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе призына ярышлар узды. Әлеге спорт төреннән яшүсмер кызлар һәм малайлар арасында мондый ярышлар беренче мәртәбә оештырылды. Анда Югары Пәнәче, Сармашбаш, Югары Мәлем, политехник колледждан, шәһәрнең 1 һәм 5нче мәктәпләреннән, "Зәй" спорт мәктәбеннән көрәшчеләр бил алышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча яшүсмерләрдән...

Узган атнада яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе призына ярышлар узды. Әлеге спорт төреннән яшүсмер кызлар һәм малайлар арасында мондый ярышлар беренче мәртәбә оештырылды. Анда Югары Пәнәче, Сармашбаш, Югары Мәлем, политехник колледждан, шәһәрнең 1 һәм 5нче мәктәпләреннән, "Зәй" спорт мәктәбеннән көрәшчеләр бил алышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча яшүсмерләрдән үз үлчәү авырлыкларында - Дмитрий Степанов (1нче мәктәп), Александр Хисмәтуллин (1), Василий Асылов (1), Тимур Фаршатов (политехник колледж), кызлар арасында - Талия Сафина (Сармашбаш), Аделина Маслова (1), ирләрдән - Василий Агапов, Виталий Дмитриев (политехник колледж), Илнар Хәйруллин (Сармашбаш), Радик Сәлахов (Сармашбаш), хатын-кызлардан Екатерина Бусова ("Зәй" спорт мәктәбе) җиңүче булдылар. Җиңүчеләр Түбән Камада Шамил Садриев истәлегенә узачак Бөтенроссия ярышларында көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: