Зәй офыклары

Зәй көрәшчеләре – янә беренче урында

Түбән Камада милли көрәш буенча XXIII республика турниры узды. Ул Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышлап үткәрелде. Ярышта 300ләп спортчы көч сынашты. Зәй көрәшчеләре беренче урынга лаек булды. Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча унике мәртәбә - республика, сигез...

Түбән Камада милли көрәш буенча XXIII республика турниры узды. Ул Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышлап үткәрелде. Ярышта 300ләп спортчы көч сынашты. Зәй көрәшчеләре беренче урынга лаек булды.

Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча унике мәртәбә - республика, сигез мәртәбә Россия Федерациясе чемпионы калган. Мондый зур җиңүләр саны буенча аны бер генә көрәшченең дә куып җитә алганы юк. Ул республикага танылган көрәшчеләр тәрбияләгән, аларның 10сы спорт мастеры исемен алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: