Зәй офыклары

Зәй көрәшчеләрен җылы каршы алды

13-14 ноябрьдә Казанда милли көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда республиканың 400дән артык көрәшчесе чемпион исемен дәгъвалау өчен җыелды. Әлеге мәртәбәле ярышта ун көрәшчедән торган Зәй командасы 6нчы урын яулды. Үз үлчәү авырлыгында Радик Сәлахов (өч мәртәбә район Сабантуе батыры, билбау көрәше буенча дөнья призеры, берничә милли көрәштән Россия, Татарстан...

13-14 ноябрьдә Казанда милли көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда республиканың 400дән артык көрәшчесе чемпион исемен дәгъвалау өчен җыелды. Әлеге мәртәбәле ярышта ун көрәшчедән торган Зәй командасы 6нчы урын яулды. Үз үлчәү авырлыгында Радик Сәлахов (өч мәртәбә район Сабантуе батыры, билбау көрәше буенча дөнья призеры, берничә милли көрәштән Россия, Татарстан чемпионы), Айнур Әхмәтшин - II, Динар Кәримов - IV урында. Узган ел зәйлеләр әлеге бил алышта унберенче урында иде. Боз урыныннан кузгала: район көрәштә күтәрелә дигән сүз бу. Гомумән, Зәй көрәшчеләренең потенциалы зур, районның алдынгылар рәтенә керү мөмкинлеге бар. Район җитәкчелеге спортка, аеруча милли көрәшкә, көрәшчеләргә игътибарлы, бил алышта урын алган көрәшчеләр стимуллаштырыла, аларны кызыксындыру юллары эзләнелә.

Чемпионаттан кайтучы көрәшчеләрне тантаналы төстә каршы алу - шуның бер матур мисалы. Узган шимбәдә кичен, көн салкын булуга карамастан, көрәшчеләрне милли киемнәрдән Имәнлебаш һәм Югары Шепкә фольклор коллективлары чәкчәк белән җырлап-биеп, укучылар, яшьләр бүлегеннән әләм күтәргән волонтерларкөчле алкышлары белән каршы алдылар. Батырлар Зәй -Түбән Кама чигенә каршы алырга дип шәхсән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, идарә башлыклары, җанатарлар килде. Илнар Хафизов көрәшчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлап, алга таба да Зәй ватанпәрвәрләре булып калыгыз, безне спорттагы матур уңышларыгыз белән сөендереп торыгыз, шундый җылы каршы алулар алга таба да оештырылачак, без - зәйлеләр каһарманнарыбызны йөзгә белергә һәм алар уңышлары белән горурланырга тиеш, Сезгә һәм сезнең остазларыгызга зур рәхмәт, диде ул аларга, ихлас җылы котлау сүзләрен ирештереп.

Көрәшчеләр мондый җылы, үзгә каршы алудан бихуш калды. Команда җитәкчесе Руслан Хәмидуллин көрәшчеләр исеменнән мондый игътибарга сөнечен белдерде. Фольклор коллективлар көрәшчеләрне түгәрәк уртасына чакырып, биюләр дә оештырып алды. Чемпион исә көрәш һәм җиңү мизгеленнән айный алмый тора.

-Бил алыш авыр булды, көндәшләр көчле иде, команданың бердәм булуы, көрәшчеләрнең осталыгы нәтиҗә бирде, - ди, Радик

Бер нәрсә дә буш урында тумый, билгеле, бил алыштан үрләр яулап кайту -көрәшчеләрнең тырышлыгы, тренерларның тынгысызлыгы нәтиҗәсе.

Әлеге уңышлар, башлангычлар башка келәмнәрдә дәвам итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: