Зәй офыклары

Зәй кунакчыллыгы белән шаккатырды

Зәйгә көрәш турнирына 52 командада бил алышучылар, шактый кунаклар килүе турында хәбәр иткән идек. Турнир барганда без бил алышучылар, кунаклар, тренерлар белән аралашабыз. -Зәйгә беренче мәртәбә бил алышырга килүебез, шәһәр матурлыгы, төзеклеге, кунакчыллыгы белән сокландырды. Турнирга килгәндә, аның оештырылышы, барышы белән Зәй Чаллы, Әлмәтне дә уздырды, ахрысы, - ди Балтачтан...

Зәйгә көрәш турнирына 52 командада бил алышучылар, шактый кунаклар килүе турында хәбәр иткән идек. Турнир барганда без бил алышучылар, кунаклар, тренерлар белән аралашабыз.

-Зәйгә беренче мәртәбә бил алышырга килүебез, шәһәр матурлыгы, төзеклеге, кунакчыллыгы белән сокландырды. Турнирга килгәндә, аның оештырылышы, барышы белән Зәй Чаллы, Әлмәтне дә уздырды, ахрысы, - ди Балтачтан килгән тренер Ранил Габдрахманов.

Көрәшчеләр дә үзләренә булган игътибардан бихуш. Без мондый кабул итүләрне көтмәгән идек, боз сарае янәшәсе, бина эче гөр килеп тора, җанатарларга утыр урын юк хәтта, ди Чаллыдан килгән көрәшче Дамир Борһанов.

Саба көрәшчеләре дә турнирда тулы бер команда белән катнаша, алар да Зәйдә узган турнир барышыннан канәгать.

-Бик җылы каршыладылар, Россия күләм чаңгы ярышлары уза торган "Ялта Зәй"гә урнаштырдылар. Кыскасы, зәйлеләр булдыра, турнирдан зур тәэсирләр белән китәбез, -ди Саба тренеры Илдар Ермолаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: