Зәй офыклары

Зәй спорт объектларына бай

Татарстан җитәкчелеге, Президентыбызның соңгы елларда спорт үсешенә аеруча зур игътибар бирүе Казанны Россиянең спорт башкаласы югарылыгына күтәрде. Моңа дәлил буларак, хәзерге вакытта су спорты буенча Дөнья чемпионаты баруын гына алыйк. Чемпионатны ачуда РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Дөньяви мөһим чараларның нәкъ бездә үткәрелүе спортта үсешне...

Татарстан җитәкчелеге, Президентыбызның соңгы елларда спорт үсешенә аеруча зур игътибар бирүе Казанны Россиянең спорт башкаласы югарылыгына күтәрде. Моңа дәлил буларак, хәзерге вакытта су спорты буенча Дөнья чемпионаты баруын гына алыйк. Чемпионатны ачуда РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Дөньяви мөһим чараларның нәкъ бездә үткәрелүе спортта үсешне тану, республикага ныклы ышаныч белдерелү турында сөйли.

Татарстанда профессиональ спортчыларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләп спорт белән даими шөгыльләнүчеләргә бөтен шартлар тудырыла. Башкалада, эре шәһәрләрдә генә түгел, һәр район, авыл җирлекләрендә төрле спорт мәйданчыклары саны елдан-ел арта бара. 2013-2014 елларда республика буенча 322 махсус спорт мәйданчыгы төзелгән, шуларның 6сы - безнең район территориясендә. Быел тагын 4 мәйданчык сафка басып килә.

Балаларны кече яшьтән спортка тарту өчен уңайлы шартлар тудыру республикада, шул исәптән безнең районда, мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Бу уңайдан Татарстанда төрле спорт объектлары төзү, авыл җирлекләрендә, яшьләрнең кайсы спорт төренә күбрәк тартылуына карап, махсус шөгыльләнү мәйданчыклары булдыру - моның ачык мисалы.

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика Президенты программасы кысаларында Зәйдә 2013 елда беренче ике мәйданчык төзелде. Шәһәрнең "Сәламәтлек" спорт мәктәбе ишегалдында урнашкан әлеге заманча мәйданчыклар бүген яшьләрнең, балаларның иң яраткан урыннарының берсенә әверелде. Биредә кичләрен футбол, волейбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләрнең бер-берсенә көч биреп торган шат авазлары яңгырап тора. Узган ел республика программасы буенча 8,5 миллион сумга тагын 4 спорт мәйданчыгы Мирный, Иске Зәй бистәләрендә, политехник колледж һәм "Яшьлек" боз сарае территорияләрендә урнашты. 4 мәйданчыкның 3се - мини футбол, 1се баскетбол һәм волейбол өчен эшләнде. Аларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

- Көндезләрен мәйданчыкларда төрле спорт командалары тренировкалар үткәрсә, кичләрен алар - халык карамагында. Элегрәк без ишегалларына берничә корылма куеп, аларда яшьләрне мәҗбүриләп шөгыльләндерергә тырышсак, хәзер заманча спорт белән шөгыльләнү урыны халыкны бернинди үгетләүләрсез тартып китерә. Спорт мәйданчыкларының буш торганын күрмисең, физик культура белән мавыгу акрынлап кешенең яшәү рәвешенә әйләнә бара. Бу, һичшиксез, республика Президентының, җитәкчелекнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруны күз уңында тотып алып барган акыллы сәясәте, мөһим программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсе, - ди спорт өчен җан атучы спорт, физик культура һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов.

Быел Президент программасы буенча тагын 4 спорт мәйданчыгы ("Энергия" стадионында, 1нче, 2нче, 4нче мәктәпләр ишегалларында) төзелеп бетеп килә. 4нче мәктәптә волейбол, баскетбол өчен эшләнсә, калганнары - мини футбол мәйданчыклары.

Авылларда да соңгы елларда көчле футбол, волейбол, хоккей командалары арта бара. Бу да - җирлекләрдә спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудыру нәтиҗәсе. Мәсәлән, алдагы елларда муниципаль программа буенча 22 авыл җирлегендә һәм шәһәрдә 13 урында волейбол мәйданчыклары булдырылган иде, соңрак яшьләр соравы буенча кайбер авылларда футбол мәйданчыклары, хоккей кортлары барлыкка килде. Мәсәлән, Югары Шепкәдә беренчеләрдән булып 2010 елда ясалган хоккей кортында төрле авыл яшьләре командаларының муниципаль турнирлары оештырыла.

2013 елда зәйлеләр Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларын төзүдә катнашып, республикадан ишегалды спорт мәйданчыклары, урам тренажерлары булдыру өчен 3 миллион сумлап средстволар алды. "Яшьлек" боз сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым спорт заллары кардиотренажерлар белән җиһазландырылды, аэробика өчен махсус станоклар куелды. Быел 1 сентябрьгә боз сараенда тагын шундый бер зал ачу планлаштырыла, чөнки биредә фигуралы шуу, нәфис гимнастика спорты елдан-ел үсә бара.

-Чаңгы спорты буенча Зәй чынлап торып махсуслашып бара, дисәк тә, ялгыш булмас. Олимпия чемпионы, якташыбыз Федор Симашевка тиң спортчылар әзерләү максатыбыз. Югары Баграж авылында, аның туган җирендә мәктәп музее ачуыбыз да шуны көчәйтүне күздә тота. Кичен дә шөгыльләнү мөмкинлеге булган яктыртылган ике чаңгы трассасы эшли. "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәге үзе генә дә ни тора?! Республиканың чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе ярдәме белән төзекләндерелгән бу үзәктә хәзер Россия күләмендәге ярышлар уза. Федерация ярдәме белән Яңа шәһәр урманы буендагы чаңгы трассасы янәшәсендә узган ел прокат үзәге булдырылды. Быел әлеге үзәкне тагын да зурайтып, 6 вагон кую, биредә үк тамак ялгау урыны булдыру да күздә тотыла, - дип ассызыклый Илфат Әшрәпов.

Агымдагы елның гыйнвар ахырында Татарстан Спорт министрлыгында Зәйдә зур биатлон үзәге төзелеше буенча муниципаль проект презентацияләнде. Россиядә 4 төбәктә генә урнашачак биатлон үзәгенең берсе нәкъ менә бездә булу - зәйлеләр өчен зур сөенеч. Проект Россия Спорт министрлыгында да хуплау тапты. 350 миллион сумлык биатлон үзәге Федот авылы тау итәгендә урнашачак.

Быел февраль аенда шәһәр уртасында, элекке мәктәп бинасын төзекләндереп, "Сәламәтлек" мәктәбе ачылды. Әлеге тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән катнашты. Ул биредә әле яңа гына тәпи баскан балалардан алып, өлкән яшьтәге кешеләргә дә спорт белән шөгыльләнү заллары булдырылудан канәгать калды, монда шулай ук физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен дә шартлар тудырылган. Теннис, шахмат, хореография, киокусинкай өчен аерым заллар эшли. Сауна, юыну, киенү бүлмәләре бар.

Республика бюджеты хисабына хәзерге вакытта "Энергия" стадионы футбол кыры төзекләндерелә. Эш күләмен тендер нигезендә Бөгелмәнең "32нче төзелеш идарәсе" ҖЧШ откан.

- Бөгелмәдә, Баулыда мондый стадионнарны без ясадык. Зур чыгымнар тотып ясала стадион. Бөтен кирәкле төзелеш материаллары махсус әзерләнеп читтән кайтартыла, заманча итеп эшләнә. Без аны югары сыйфатлы итеп башкару өчен бөтен көчне куябыз, - ди оешманың генераль директоры урынбасары Александр Новожилов.

"Энергия" стадионында алга таба утыру урыннарын, административ комплексларны яңача үзгәртү планлаштырыла. Кыскасы, районыбызда физкультура, спорт белән шөгыльләнү базалары ныгый бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: