Зәй офыклары

Зәй спортчылары җиңү яулый

Ижауда чаңгы спортын яратучылар арасында ачык Россия беренчелеге ярышларында Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе тренеры Михаил Комендантов 15 чакрым арада классик һәм ирекле стиль белән узышта җиңүче булды. Алабугада яшүсмерләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына республика ярышлары узды. Анда "Зәй" спорт мәктәбеннән Рөстәм Сәлахов бронза медальгә лаек булды....

Ижауда чаңгы спортын яратучылар арасында ачык Россия беренчелеге ярышларында Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе тренеры Михаил Комендантов 15 чакрым арада классик һәм ирекле стиль белән узышта җиңүче булды.

Алабугада яшүсмерләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына республика ярышлары узды. Анда "Зәй" спорт мәктәбеннән Рөстәм Сәлахов бронза медальгә лаек булды.

Сарманда ТР көньяк-көнчыгыш төбәге яшүсмерләр клублары арасында узган «Нефть и жизнь» журналы призына хоккей ярышларында сарманлылар Зәй командасы очрашып, уен 6:2 исәбенә Зәй уенчылары җиңүе белән тәмамланды.

Урыссуда яшүсмерләр арасында гер спорты буенча республика беренчелеге узды. Анда «Яшьлек» мәктәбендә шөгыльләнүче бер төркем малай-кыз, уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыкларында Алсу Гатина - I , Владимир Горбунов IV урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: