Зәй офыклары

Зәй яшьләре спортта актив

Пенза шәһәрендә яшүсмерләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Беренчелектә Зәй йөгерешчеләре дә үзләрен сынады. Алия Шәрәфиева 3000 метр арага узышта- III, 1500 метр арада исә IV урын алды. Семен Плаксин каршылыклы 2000 метр араны бишенче булып узды. Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә 8 Март бәйрәме уңаеннан кызлар арасында...

Пенза шәһәрендә яшүсмерләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Беренчелектә Зәй йөгерешчеләре дә үзләрен сынады. Алия Шәрәфиева 3000 метр арага узышта- III, 1500 метр арада исә IV урын алды. Семен Плаксин каршылыклы 2000 метр араны бишенче булып узды.

Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә 8 Март бәйрәме уңаеннан кызлар арасында мини-футбол буенча "Чаңгычы" спорт мәктәбе ачык турниры узды. Турнирда 4 команда көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 4нче мәктәп җиңүче дип табылды. 2нче белән 3нче мәктәп икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

8 мартта Түбән Камада яшүсмерләр арасында «Нефтехимик» спорт комплексы призына республика чаңгы марафоны узды. Анда Зәйдән "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшүсмерләр катнашып, 10 чакрым арага ирекле стильдә узышта Илнар Ахунҗанов - II, Илдар Салихов белән Алинә Шакирҗанова III урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: