Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт

Зәйдә 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең ярымфиналы узды

10 - 11 августта Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2009-2010 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең ярымфиналы узды.

Финалга чыгу өчен дүрт команда - Арча шәһәренең «Арча», Зәй шәһәренең «Барс», Сарманның «1 нче урта мәктәбе», Минзәләнең «Олимп» командалары көч сынашты.

I урынны алып, «Барс» командасы 2009-2010 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал өлешенә чыкты.  Уеннар 6-8 сентябрь көннәрендә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә узачак.

Фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев