Зәй офыклары

Зәйдә ачык һавада ясалган боз мәйданчыгы яшь хоккейчыларның яраткан урыны

Зәйдә кышкы каникуллар чоры өчен "Энергетик" мәдәният сарае каршында боз мәйданчыгы булдырылган иде. Ачык һавадагы шугалак көндезләрен балалар, кичләрен өлкәннәр өчен иң яраткан урыннарның берсенә әйләнде. Бүген исә көндезге сәгать бердә "Яшьлек"боз сараенда шөгыльләнүче 9-10 яшьлек малайлар командалары иптәшләрчә очрашуларны башлап җибәрде. Мавыгып уйнаучы яшь хоккейчыларга сокланып, тукталып өлкәннәр дә...

Зәйдә кышкы каникуллар чоры өчен "Энергетик" мәдәният сарае каршында боз мәйданчыгы булдырылган иде. Ачык һавадагы шугалак көндезләрен балалар, кичләрен өлкәннәр өчен иң яраткан урыннарның берсенә әйләнде. Бүген исә көндезге сәгать бердә "Яшьлек"боз сараенда шөгыльләнүче 9-10 яшьлек малайлар командалары иптәшләрчә очрашуларны башлап җибәрде. Мавыгып уйнаучы яшь хоккейчыларга сокланып, тукталып өлкәннәр дә көч биреп торды. Иптәшләрчә хоккей командалары очрашулары иртәгә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: