Зәй офыклары

Зәйдә балалар бадминтон уйный

Зәйнең татар гимназиясе спорт залында 2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк мәктәп укучылары арасында, "Рождественский волан" дип исемләнгән бадминтон ярышлары узды. Уеннар кышкы каникул чорында ел саен оештырыла торган сәламәтлек һәм спорт декадасы кысаларында үтте. Спорт ярышында 20 яшь бадминтончы катнашты. Малайлар арасында җиңүне Бигеш мәктәбе укучысы Марат Маликов...

Зәйнең татар гимназиясе спорт залында 2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк мәктәп укучылары арасында, "Рождественский волан" дип исемләнгән бадминтон ярышлары узды. Уеннар кышкы каникул чорында ел саен оештырыла торган сәламәтлек һәм спорт декадасы кысаларында үтте. Спорт ярышында 20 яшь бадминтончы катнашты. Малайлар арасында җиңүне Бигеш мәктәбе укучысы Марат Маликов яулады, икенчедә Вячеслав Емельянов (татар гимназисе), өченчедә Геннадий Умнов ( татар гимназиясе). Кызлар арасында шулай ук Бигештән Айзилә Яхинага тиңнәр булмады. Әлеге мәктәптән икенче һәм өченче урыннарны Ләйсән Юнысова, Ләйсән Мөхәмәтшина алдылар. Урыннар алучылар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: