Зәй офыклары

Зәйдә чаңгы сезонын яптылар

Зәйдә чаңгы сезонын яптылар. Узган ялда Яңа шәһәр урман буенда бу уңайдан эстафета ярышлары узды. Бу көнне чаңгы юлларына шәһәр мәктәпләре, политехник колледж, оешма-предприятие, авыл җирлекләре һәм ветераннар командалары басты. Һәр команда 4 кешедән торды. Алар 1800 метр арада көч сынашты. Эстафета ярышлары киеренке барды. Командаларның сынатасы килмәде. Ярыш нәтиҗәләре...

Зәйдә чаңгы сезонын яптылар. Узган ялда Яңа шәһәр урман буенда бу уңайдан эстафета ярышлары узды. Бу көнне чаңгы юлларына шәһәр мәктәпләре, политехник колледж, оешма-предприятие, авыл җирлекләре һәм ветераннар командалары басты. Һәр команда 4 кешедән торды. Алар 1800 метр арада көч сынашты. Эстафета ярышлары киеренке барды. Командаларның сынатасы килмәде. Ярыш нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында беренче урында политехник колледж, икенчедә - 7нче, өченче урында - 4нче мәктәп. Авыл мәктәпләре арасында Югары Шепкә спортчыларына тиңнәр булмады. Авыл җирлекләренә килгәндә, Югары Мәлем чаңгычылары - һәр елдагыча иң җитезләр. Чыбыклы командасы алардан бераз гына калышып, икенчегә калды. Өченче урынны исә Төги авылы чаңгычылары алды.Оешма-предприятиеләр арасында энергетиклар - I, политехник колледж - II , "Инвестстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте командасы - III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: