Зәй офыклары

Зәйдә - Физкультурачылар көне (фотолар)

Бу шимбәдә стадионда Бөтенроссия физкультурачылар көне узды. Бөтенроссия физкультурачылар көне - спортны, хәрәкәтне яратучылар, һәрвакыт яшь һәм көчле булып калырга теләүчеләр бәйрәме. Бәйрәм тантанасына спортчылар, спортка битараф булмаганнар, ветераннар җыелды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Разиф Кәримов бәйрәмгә җыелучыларны Бөтенроссия...

Бу шимбәдә стадионда Бөтенроссия физкультурачылар көне узды. Бөтенроссия физкультурачылар көне - спортны, хәрәкәтне яратучылар, һәрвакыт яшь һәм көчле булып калырга теләүчеләр бәйрәме. Бәйрәм тантанасына спортчылар, спортка битараф булмаганнар, ветераннар җыелды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Разиф Кәримов бәйрәмгә җыелучыларны Бөтенроссия физкультурачылар көне белән котлап, иминлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм, яңа спорт үрләре яулауны теләде. Тантанада бер төркем зәйлегә "Сочида 2014 елда узган XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XII Паралимпия уеннары" истәлекле медале, район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аннан зур төзекләндерү эшләре барган стадионда «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында футбол буенча җирлекләр арасында барган уеннарның финал туры, волейбол, пляж волейболы, стритбол, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика, бадминтон, армрестлинг, грек-рим һәм ирекле көрәше, озынлыкка сикерү, гер күтәрү һ.б. ярышлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында "Спорт белән дус бул" дип исемләнгән фестиваль оештырылды. Футбол буенча җирлекләр арасындагы финал ярышларында Югары Шепкә командасы җиңүче булды. Икенче белән өченче урынны Аксар белән Сәвәләй футболчылары бүлеште. Стадионда узган ярышларда барлыгы 700дән артык зәйле катнашты. Рио-де-Жанейрода барган Олимпия көннәрендә стадионда бер-берсен уздырып көч сынашуда ниндидер мәгънә ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: