Зәй офыклары

Зәйдә гер спорты үсештә

Зәй спорт сәламәтләндерү үзәгендә яшүсмерләр һәм кызлар арасында гер күтәрү буенча район беренчелеге узды. Анда Аксар, Югары Мәлим, Түбән биш, Сәвәләй, Югары Пәнәче, Сарсаз Баграж, Якты Күл, татар гимназиясе, политехник колледж, шәһәребезнең 4 нче мәктәбе, татаргимназиясеннән 43 спортчы катнашты. Алар 24 һәм 36 килограммлы герләрне күтәрде.Үз яшь төркемнәрендә Артем Егоров...

Зәй спорт сәламәтләндерү үзәгендә яшүсмерләр һәм кызлар арасында гер күтәрү буенча район беренчелеге узды. Анда Аксар, Югары Мәлим, Түбән биш, Сәвәләй, Югары Пәнәче, Сарсаз Баграж, Якты Күл, татар гимназиясе, политехник колледж, шәһәребезнең 4 нче мәктәбе, татаргимназиясеннән 43 спортчы катнашты. Алар 24 һәм 36 килограммлы герләрне күтәрде.Үз яшь төркемнәрендә Артем Егоров (Сарсаз Баграж), Наил Борһанов (Аксар,) Айнур Миргазов (4нче мәктәп), Владимир Горбунов (Якты Күл), Иван Пляшев (Сәвәләй), Марат Арсланов, Роман Комлев, Иван Ямбаршев, Александр Комлев (политехник колледж), Алсу Гатина (татар гимназиясе) җиңүче булды.

Шәһәр командалары арасында политехник колледж җиңүче, икенче белән өченчене 4нче һәм татар гимназиясе бүлеште. Авыл мәктәпләреннән Түбән Биш, Сарсаз Баграж командаларына тиңнәр булмады. Аксар белән Югары Мәлем -II, Сәвәләй , Якты Күл мәктәпләре командалары III урында. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар Мактау грамоталары, медальләр һәм сертификатларга, җиңүче команда һәм призерлар грамоталарга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: