Зәй офыклары

Зәйдә халыкара хоккей турниры бара

Республика көненә багышлап Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда 2005 елда туган яшүсмерләр командалары арасында халыкара хоккей турниры башланды. Анда Түбән Каманың "Нефтехим", Әлмәтнең "Нефтяник", Чиләбенең "Трактор", Уфаның "Салават Юлаев", Чаллының "Чаллы", Казахстанның "Астана" һәм районыбызның "Яшьлек" командалары катнаша. Кичә уеннарның беренче көнендә Зәйнең яшь хоккейчылары турнирны Әлмәтнең "Нефтяник" командасы белән очрашып...

Республика көненә багышлап Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда 2005 елда туган яшүсмерләр командалары арасында халыкара хоккей турниры башланды. Анда Түбән Каманың "Нефтехим", Әлмәтнең "Нефтяник", Чиләбенең "Трактор", Уфаның "Салават Юлаев", Чаллының "Чаллы", Казахстанның "Астана" һәм районыбызның "Яшьлек" командалары катнаша. Кичә уеннарның беренче көнендә Зәйнең яшь хоккейчылары турнирны Әлмәтнең "Нефтяник" командасы белән очрашып башланды. Хоккейчыларыбыз көндәшләренә оттырсалар да күңелләрен төшерми, алдагы җиңүләргә омтыла. Бүген исә "Яшьлек" Чиләбенең танылган "Трактор"ы белән көч сынаша. Ярышлар 23 августка кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: