Спорт

Зәйдә ир-егетләр командалары футбол буенча район беренчелегенә ярыша

Зәйдә 23 июльдән авыл җирлекләре һәм агрофирмалар бүлекчәләре ир-егетләр командалары арасында футбол буенча район беренчелеге башланды. "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында оештырылучы ярышлар районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына да багышлана. Инде беренче нәтиҗәләр дә билгеле булды: Чыбыклы авылы спорт мәйданчыгында узган уеннарда чыбыклылар сәвәләйлеләрне 3:2 исәбе белән җиңде....

Зәйдә 23 июльдән авыл җирлекләре һәм агрофирмалар бүлекчәләре ир-егетләр командалары арасында футбол буенча район беренчелеге башланды. "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында оештырылучы ярышлар районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына да багышлана. Инде беренче нәтиҗәләр дә билгеле булды: Чыбыклы авылы спорт мәйданчыгында узган уеннарда чыбыклылар сәвәләйлеләрне 3:2 исәбе белән җиңде. Ә Якты Күл командасын Сәвәләй егетләре 1:5 исәбе белән җиңүгә иреште. Бигеш, Поручик командалары уеннары 5:3 исәбе белән тәмамланды. Чыбыклы белән Якты Күл 1:1 белән тигез исәптә уйнады. 24 июльдә үткән уеннарда Аксар - Сарсаз-Баграж командалары 6:1 исәбенә, Сарсаз Баграж-Югары Шепкә 5:0 исәбенә, Аксар-Сармашбаш 9:0 , Сарсаз-Баграж-Сармашбаш 2:0 исәбенә уеннар уздырды. Ярышлар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдә ир-егетләр командалары футбол буенча район беренчелегенә ярыша
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Спорт