Зәй офыклары

Зәйдә картинг белән шөгыльләнүчеләргә игътибар арту – нәтиҗә бирә

Күптән түгел Казанда ТР Эчке эшләр министрлыгы балалар-яшүсмерләр арасында картинг ярышлары оештырды. Анда республикадан 90га якын яшь картингчы катнашты. Зәй данын 6нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Аким Никифоров яклап, юниорлар арасында икенче урынны алуга иреште. Аким кубок, медаль, министр Артем Хохорин имзалаган махсус диплом белән кайтты. Аким Никифоров яшьләр эшләре...

Күптән түгел Казанда ТР Эчке эшләр министрлыгы балалар-яшүсмерләр арасында картинг ярышлары оештырды. Анда республикадан 90га якын яшь картингчы катнашты. Зәй данын 6нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Аким Никифоров яклап, юниорлар арасында икенче урынны алуга иреште. Аким кубок, медаль, министр Артем Хохорин имзалаган махсус диплом белән кайтты.

Аким Никифоров яшьләр эшләре идарәсенә караган "Вираж" картинг клубында тренер Андрей Казамаров кул астында дүртенче елын шөгыльләнә. Бу төр спортны үз иткән малайны тренеры да өметле картингчы дип карый. Нинди һава шартлары булуга да карамастан Аким - бер генә дәресне дә калдырмыйча, техниканы карап тоту, йөртү осталыгына иң актив өйрәнүчеләрнең берсе. Шуңа да, күрәсең, ул ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясый. Шәһәр күләм узышларда һәрвакыт беренчелекне бирмәгән малай менә икенче ел инде рәттән республика дәрәҗәсендәге ярышта да икенче урын алды.

- Алга таба, һичшиксез, беренче булу өчен тырышачакмын, Россия күләмендә оештырылучы картинг ярышларында да катнашу теләгем бар. Әлеге спорт мине үз эченә шул дәрәҗәдә бөтереп алды, мәктәптән соң шушы шөгыльгә ашыгам. Шәһәрдә картингчылар клубы булуы турында мәгълүматны әнием җиткерде, аңа бу спортка кызыксыну уятуы өчен рәхмәтлемен, ә әтием үзе дә бәләкәй чакта картинг белән мавыккан, шуңа да ул, тренердан кала, икенче киңәшчем бу мәсьәләдә, - ди Аким.

Малайның әтисе Анатолий Никифоров әлеге төр спортның шактый четерекле булуын аңласа да, улының теләгенә каршы килүне урынсыз дип саный. Урам йогынтысына бирелеп, вакытны бушка сарыф итүгә, компьютер колы булып утыруга караганда, үзе теләгән спорт белән шөгыльләнүен хуплыйбыз, ди ул. Өстәвенә,Э клубта малайларны кирәкле спорт киемнәре белән тәэмин итү дә каралган, бу гаилә өчен бик уңайлы.

- Безнең клубта бүгенге көндә 6 картинг машинасы бар, аларда 9 малай чиратлап шөгыльләнә. Быел теоретик дәресләр үткәрү өчен сыйныф бүлмәсе төзекләндерелде. Шартлар уңай якка үзгәрә башлау малайларга да тәэсир итми калмый, алар дәресләрне калдырмый йөри башладылар, кызыксыну күзгә күренеп артты. Моңа кадәр безнең клуб эшчәнлеге белән район җитәкчелегенең әллә ни кызыксынганы юк иде, ә район башлыгы Разиф Кәримов бездә өч тапкыр булды. Бу исә Зәйдә картингчылар әзерләүгә шартларның заманчалаштырылуна өмет уята, тәүге тапкыр төзекләндерү эшләре үткәрелү дә - шуның ачык мисалы. Ә безгә игътибар булганда, картингчы егетләребез үзләренең яхшы чыгышлары белән Зәй данын төрле дәрәҗә ярышларда якларга әзерләр. Мәсәлән, Аким Никифоров моны соңгы ярышларда күрсәткән нәтиҗәсе белән аклады, - ди Андрей Казамаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: