Зәй офыклары

Зәйдә картинг спорты үсеш ала (фотолар)

Зәйдә автомотоклуб каршында 2008 елдан картинг секциясе эшли. Бүгенге көндә секциягә 15 яшүсмер йөри, теләк белдерүчеләр шактый. Клубта шөгыльләнүчеләр өчен 9 берәмлек техника бар, шуның 6сы сафта. Узган шимбәдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, яшьләр идарәсе белән берлектә, биредә шөгыльләнүчеләр арасында узышлар оештырды. Ярышларга араларыннан иң-иңнәре генә сайлап алынды....

Зәйдә автомотоклуб каршында 2008 елдан картинг секциясе эшли. Бүгенге көндә секциягә 15 яшүсмер йөри, теләк белдерүчеләр шактый. Клубта шөгыльләнүчеләр өчен 9 берәмлек техника бар, шуның 6сы сафта. Узган шимбәдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, яшьләр идарәсе белән берлектә, биредә шөгыльләнүчеләр арасында узышлар оештырды. Ярышларга араларыннан иң-иңнәре генә сайлап алынды. Ярышлар барышын карарга район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та килде, аны ачу тантанасында ул картингчылар - кыю халык, сезгә уңышлы стартлар, дип фатыйхасын бирде. Җиңүчеләргә бүләкләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды әзерләгән иде. Гомумән, җиңүчеләр генә түгел, катнашучыларга да бүләкләр бирелде. Бүләкләү тантанасы "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узды.

Бу турыда тулы язма газетабызныж алдагы санында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: