Зәй офыклары

Зәйдә “Президент ярышлары” (фотолар)

Бүген Зәйдә Бөтенроссия "Президент ярышлары"ның муниципаль этабы үтте. Авыл мәктәпләре командалары Түбән Биш, Сәвәләй, Ал. Бистәсе, Сарсаз-Баграж мәктәпләрендә спортның төрле төрләре буенча көч сынашса, шәһәр мәктәпләре командалары 4нче мәктәптә ярышты. - Ел саен без әлеге ярышларда төрле сыйныфларны катнаштырырга тырышабыз. Быел 5-6 сыйныфларга өстенлек бирелде. Турникта тартылу, яткан килеш гәүдәне...

Бүген Зәйдә Бөтенроссия "Президент ярышлары"ның муниципаль этабы үтте. Авыл мәктәпләре командалары Түбән Биш, Сәвәләй, Ал. Бистәсе, Сарсаз-Баграж мәктәпләрендә спортның төрле төрләре буенча көч сынашса, шәһәр мәктәпләре командалары 4нче мәктәптә ярышты.

- Ел саен без әлеге ярышларда төрле сыйныфларны катнаштырырга тырышабыз. Быел 5-6 сыйныфларга өстенлек бирелде. Турникта тартылу, яткан килеш гәүдәне кулда күтәрү, чалкан ятып гәүдәне күтәрү, урыннан сикерү, йөгерү буенча малай-кызлар өлгерлектә, физик әзерлектә сынашты. Мондый ярышлар физик культураны пропагандалау, дустанә командалар туплау максатын күздә тота, сәламәт яшәү рәвешенә өнди, - ди мәгариф идарәсе белгече Лилия Гатина.

Укучылар үзләре дә ярышларда теләп катнашуларын әйтәләр. Мәсәлән, 2нче мәктәпнең VI "Б" сыйныфы укучылары үзләренең спорт сыйныфы булуларын яхшы күрсәткечләре белән дәлилләргә тырыша. Алар узган ел әлеге төр ярышларда икенче урынны яулаган. Башка мәктәп командалары да һәр биремне төгәл үтәргә тырышалар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: