Зәй офыклары

Зәйдә “Президент ярышлары” башланды

Мәктәп укучыларының "Президент ярышлары" дип исемләнгән Бөтенроссия спорт уеннарының муниципаль этабы башланды. Әлеге бәйге инде берничә ел рәттән балаларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатында оештырыла. Быелгы уку елында исә октябрьдән декабрьгә кадәр һәр мәктәп үз эчендә иң көчле команданы билгеләде. Ә дүшәмбе көнне Зәйнең 4нче мәктәптә барлык шәһәр мәктәпләренең...

Мәктәп укучыларының "Президент ярышлары" дип исемләнгән Бөтенроссия спорт уеннарының муниципаль этабы башланды.

Әлеге бәйге инде берничә ел рәттән балаларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатында оештырыла. Быелгы уку елында исә октябрьдән декабрьгә кадәр һәр мәктәп үз эчендә иң көчле команданы билгеләде.

Ә дүшәмбе көнне Зәйнең 4нче мәктәптә барлык шәһәр мәктәпләренең сайлап алынган командалары көч сынашты. Анда егетләр турникта тартылу, кызлар этелү (отжимание) буенча, пресс ясауда, ераклыкка сикерүдә, утырган килеш бөгелүдә, йөгерүдә көч сынашты. Ә авыл мәктәпләре командалары 13 мартта Түбән Биш, Сәвәләй, Ал .Бистәсе, Сарсаз-Баграж мәктәпләрендә "Президент ярышлары"нда сыналачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: