Зәй офыклары

Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта физкультурачылар көне үзенчәлекле оештырылды

Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта оештырылган физкультурачылар көне чын-чынлап бар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә өндәүче бәйрәм төсен алды. Бер урында төрле үлчәү категориясендә көрәшчеләр көч сынашса, икенче урында кул көчен сынарга теләүчеләр армрислингта ярышты. Гер күтәрү, аркан тартышу, йөгерү, сикерү, турникта тартылу, шахмат-шашка ярышлары, кыскасы " Оборонага һәм хезмәткә әзер"...

Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта оештырылган физкультурачылар көне чын-чынлап бар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә өндәүче бәйрәм төсен алды. Бер урында төрле үлчәү категориясендә көрәшчеләр көч сынашса, икенче урында кул көчен сынарга теләүчеләр армрислингта ярышты. Гер күтәрү, аркан тартышу, йөгерү, сикерү, турникта тартылу, шахмат-шашка ярышлары, кыскасы " Оборонага һәм хезмәткә әзер" комплексы буенча бөтен төрле нормативларны да үтәргә тырышырга мөмкинлек булды. Шунысы да игътибарга лаек спортчылар өчен генә түгел, ярышлар гади кешеләр өчен дә аерым оештырылып күпләргә бүләкләр эләкте. Олысы да, кечесе дә хәленнән килгәнчә ярышларда катнашырга ашыкты. Ә арып киткәннәр мини футбол, волейбол буенча төрле командалар арасындагы ярышларны карап, спортчыларга көч биреп торды. Физкультурачылар көненнән репортажны "Зәй офыклары" газетасыннан тулырак укырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: