Зәй офыклары

Зәйдә "Россия чаңгы юллары-2016" акциясе югары оешканлык белән узды (Фоторепортаж)

«Россия чаңгы юллары - 2016» акциясе Зәйдә зур спорт бәйрәме төсен алып авылларда, шәһәр читендәге урман буе чаңгы юлларына биш меңнән артык зәйлене берләштерде. Олысы-кечесенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруын хуплагандай кояш та җылы нурларын көн дәвамында кызганмады район территориясенә. Авыл җирлекләрендә чаңгычылар урман-кырларга, паркларга чыкса, шәһәрдә ул бердәм төстә...

«Россия чаңгы юллары - 2016» акциясе Зәйдә зур спорт бәйрәме төсен алып авылларда, шәһәр читендәге урман буе чаңгы юлларына биш меңнән артык зәйлене берләштерде. Олысы-кечесенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруын хуплагандай кояш та җылы нурларын көн дәвамында кызганмады район территориясенә. Авыл җирлекләрендә чаңгычылар урман-кырларга, паркларга чыкса, шәһәрдә ул бердәм төстә чаңгы спорты базасында оештырылды. Иртәдән үк узышларга берәм-берәм мәктәп укучылары страт алды. Ә спорт бәйрәмен тантаналы төстә район башлыгы Разиф Кәримов ачып җибәрде. Ел дәвамында, зәйлеләрне менә шулай районда игълан ителгән сәламәт яшәү рәвеше алып бару елына тугъры калырга чакырды. Ә аның спорт буенча ярдәмчесе, чаңгы узышлары һәм биатлон буенча республика федерациясенең беренче вице-президенты, депутат Эдуард Галиев тиздән чаңгы базасының матди яктан тагын да ныгытылып, биредә спорт белән шөгыльләнеп сусаганнар өчен чәйләп алу мөмкинлеге тудырылачагын, чаңгы комплектларының тагын берничә йөзләп данәгә артачагын белдерде. Бүгенге спорт бәйрәменә исә сәүдә, җәмәгать туклануы хезмәткәрләре халыкны тәмле ризыклары белән сыйлады. Дәртле музыка астында балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар да әти-әниләре белән узышка чыкты. Соңрак аларны оешма-предприятиеләр командалары алыштырды. Кыскасы иртән башланган чаңгы спорты бәйрәме көннең икенче яртысында да тиз генә төгәлләнмәде. Кешеләрнең күтәренке кәефтә булулары йөзләрендәге елмаю әйтеп тора иде. Күркәм төстә оештырылган акциядән рух байлыгы, саф һавада тән сихәтлеге алып таралышты зәйлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: