Зәй офыклары

Зәйдә “Сәламәтлек” спартакиадасы дәвам итә

Зәйдә узган шимбәдә "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында спорт бәйрәме үтте. "Энергия" стадионында шәһәр җыелма командасы һәм ГРЭСта хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан арасында ветеран спортчыларның футбол буенча иптәшләрчә очрашуы белән башланган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган бәйрәм җиңел атлетика, шахмат ярышлары белән дәвам итте. Ветеран спортчылар уенда күпләп, актив катнашсалар да, төрле...

Зәйдә узган шимбәдә "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында спорт бәйрәме үтте. "Энергия" стадионында шәһәр җыелма командасы һәм ГРЭСта хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан арасында ветеран спортчыларның футбол буенча иптәшләрчә очрашуы белән башланган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган бәйрәм җиңел атлетика, шахмат ярышлары белән дәвам итте. Ветеран спортчылар уенда күпләп, актив катнашсалар да, төрле оешма, тармакларда эшләүче яшьләрнең артык активлык күрсәтмәве бераз борчуга салды.

- Районда без быел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы игълан итеп, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыруга зур игътибар бирдек. Спорт объектлары саны районда артканнан-арта, әмма аларда шөгыльләнүчеләрнең күпләп булуы җитенкерәми, актив яшәргә тартылырга, спорт сөючеләрнең үз артларыннан башкаларны да ияртүләренә ирешергә кирәк. Сәламәт тәндә - сәламәт рух дигән халык мәкален истән чыгармыйк - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов спартакиаданы тантаналы төстә ачуда.

Җиңел атлетика ярышларында ГРЭС, "Техно" командалары һәрвакыттагыча активлык күрсәтте, алардан 5нче мәктәп, яшьләр эшләре идарәсе, башкарма комитет яшьләре дә калышмады. Командалар башта эстафета ярышларында көч сынашса, соңыннан кыска арага гомуми ярышларда үзләрен сынады. Спортта алдынгы баручы ГРЭС яшьләре бу юлы да беренчелекне бирмәде. Ә авылларның спорт сөючеләре шахмат ярышларында катнашты. Кул хезмәте белән чыныккан беләкләргә ял биреп, башны эшләтеп алу файдага гына, диләр алар чын күңелдән уенга бирелеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: