Зәй офыклары

Зәйдә тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды (фотолар)

Бүген Зәйдә тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды. Ул - "Энергия" стадионы биләмәсендәге мини-футбол кыры. Әлеге объект - бөтен уңайлыклары булган, заманча эшләнгән унынчы спорт мәйданчыгы. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, спорт җәмәгатьчелеге, физик культура һәм спорт ветераннары, яшьләр катнашты. -Зәйне сәламәт яшәү рәвеше алып бару территориясе...

Бүген Зәйдә тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды. Ул - "Энергия" стадионы биләмәсендәге мини-футбол кыры. Әлеге объект - бөтен уңайлыклары булган, заманча эшләнгән унынчы спорт мәйданчыгы. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, спорт җәмәгатьчелеге, физик культура һәм спорт ветераннары, яшьләр катнашты.

-Зәйне сәламәт яшәү рәвеше алып бару территориясе итүне без эш белән дәлиллибез. Соңгы көннәрдә бер-бер артлы спорт мәйданчыклары ачу моны раслый. Зәйлеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшыра, - диде ул.

-Шәһәрдә файдалануга тапшырылган спорт объектларын күреп, күңел сөенә. "Энергия" стадионы үзгәртеп корыла, биредә төп эшләр башкарылган. Стадионның элекке директоры буларак, мин бу үзгәрешләрне күптәннән көттем. Әлбәттә, һәр тармакка, шул исәптән спортка игътибарның артуы республика җитәкчелеге, Президентыбызның уйланылган сәясәте, актив эшчәнлеге белән бәйле. Яңа спорт корылмалары төзү, массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - республикабызның нәтиҗәле үсеше нигезе, - диде спорт ветераны Рәхимҗан Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: