Зәй офыклары

Зәйлеләр милли бәйрәмне спорт уеннарына өстенлек биреп үткәрде ( фоторепортаж)

Ринат Фәрдиев исемендәге парк бүген, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалаучы спорт уеннары белән дә игътибарны җәлеп итте. Бер урында районның көчле командалары волейбол буенча иң-иң исеме өчен тырышса, икенче урында авыр атлетика: гер, штанга күтәрүчеләр егәрләрен күрсәтте. Зәй политехник колледжы студентлары Игорь Кәримов белән Доврон Адувохидов бу төр спортны...

Ринат Фәрдиев исемендәге парк бүген, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалаучы спорт уеннары белән дә игътибарны җәлеп итте. Бер урында районның көчле командалары волейбол буенча иң-иң исеме өчен тырышса, икенче урында авыр атлетика: гер, штанга күтәрүчеләр егәрләрен күрсәтте. Зәй политехник колледжы студентлары Игорь Кәримов белән Доврон Адувохидов бу төр спортны колледжда укый башлагач үз итүләре белән уртаклаштылар. Шөгыльләнү өчен тренажер заллары җитәрлек шәһәрдә, инде республикакүләм ярышларда призер булырга өлгердек, диләр алар. Ә менә гер күтәрүчеләр гаиләсеннән Айнур Гатин Татарстан чемпионы исемен район Сабантуенда зәйлеләр алдында яклауга аеруча җитди каравын әйтә. "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" нормативларын үтәргә теләүчеләр өчен дә мөмкинлекләр тудырылды мәйданда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: