Зәй офыклары

Зәйлеләр “Пилигрим” шоу-тамашадан матур кичерешләр белән кайтты

Казанда спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачуга багышланган шоу-тамаша "Пилигрим" дип аталды. Хәзер әлеге искиткеч күренешне мөмкин кадәр күбрәк тамашачы күрсен өчен аны "Татнефть-Арена"да кабатлап күрсәтүләр оештырыла. 26 июльдә шоу-тамашаны манзара кылырга Зәйдән дә берничә автобус белән 136 кешелек зур делегация барды. Анда мәдәният өлкәсендә, авыл җирлекләрендә, гомумән,...

Казанда спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачуга багышланган шоу-тамаша "Пилигрим" дип аталды. Хәзер әлеге искиткеч күренешне мөмкин кадәр күбрәк тамашачы күрсен өчен аны "Татнефть-Арена"да кабатлап күрсәтүләр оештырыла. 26 июльдә шоу-тамашаны манзара кылырга Зәйдән дә берничә автобус белән 136 кешелек зур делегация барды. Анда мәдәният өлкәсендә, авыл җирлекләрендә, гомумән, төрле тармакта эшләүчеләр бар иде. Тамашадан зәйлеләр матур кичерешләр белән кайтты.

24 июльдән 9 августка кадәр барачак ярышларда Россия җыелма командасы составында 12 Татарстан спортчысы да чыгыш ясый. Бүгенге көнгә Россия җыелма командасы ике алтын, берәр көмеш һәм бронза медальләр белән икенче урында бара. Беренчедә - 3 алтын, берәр көмеш һәм бронза белән Кытай командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: