Зәй офыклары

Зәйнең яшь каратэчылары тагын җиңү яулады

4 гыйнварда Базарлы Матакта карате Киокусинкай буенча Халыкара турнир уздырылды. Анда 250 көчле яшь спортчылар арасында Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады.

Нәтиҗәдә безнекеләр 11 беренче, 8 призлы урын алып кайттылар. Үз категорияләрендә җиңүчеләр булып Артём Баринов, Әмир Ишмөхәммәтов, Артём Горшунов, Дмитрий Плеханов, Егор Баринов, Раил Гөмәров, Марат Хөснетдинов, Роман Решетов, Элина Хөснетдинова, Ангелина Соловьева, Эльвина Агапова танылдылар. Икенче урыннарда - Алиев Алибек, Вәлишин Айрат,Павлов Даниил, Зеленин Максим. Өченчедә- Подъячев Илья, Семёнов Владислав, Скопинцев Георгий, Ларионов Кирилл. Шул рәвешле безнекеләр турнирда беренче урын яулаган гомумкоманда булды. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: