Зәй офыклары

Авылны ямьләп торыр

Агымдагы елда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында Бохарайда типовой клуб төзелә башлады. Аңа апрель аенда керешелде. Төзелеш эшләре бүген тулы куәткә бара. Мәдәният учагының инде стеналары калка. Клуб авыл үзәге - мәктәп тирәсендә элекке остаханә урынында калка. Төзелеш эшен СК "Рось" ҖЧШ башкара. Бер катлы бинаның стенасы - эчке...

Агымдагы елда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында Бохарайда типовой клуб төзелә башлады. Аңа апрель аенда керешелде. Төзелеш эшләре бүген тулы куәткә бара. Мәдәният учагының инде стеналары калка. Клуб авыл үзәге - мәктәп тирәсендә элекке остаханә урынында калка. Төзелеш эшен СК "Рось" ҖЧШ башкара. Бер катлы бинаның стенасы - эчке яктан газобетон, тыштан силикат кирпеч белән күтәрелә. Тамаша залы 300 урынга исәпләнгән, биредә шулай ук директор һәм уен бүлмәләре, аерым котельный, санузеллар булачак. Бина 478 квадрат метр мәйдан били, идән җылытылачак, түбә ике скатлы, фасад фил сөяге төсендә булачак, ди мастер Алексей Симашев, безне проект белән таныштырып.

Биредә төзүчеләр бригадасы иртәнге сәгать 7дән кичке 5кә кадәр хезмәт куя. Төзелеш материалларының күбесе Чаллыдан кайтартыла, кызыл кирпеч - үзебезнең кирпеч заводыннан, балчык Бохарайның үз карьерыннан алына. Стеналарны күтәреп бетергәч, июль аенда сылау-буяу эшенә керешәчәкләр.

Эш барышы белән район башлыгы Татьяна Воропаева даими кызыксынып тора. Төзелешне үзвакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгарга тырышабыз, ди Алексей Симашев. Аның әйтүенчә, клуб 1 сентябрьгә әзер булачак. Авыл халкы, аеруча яшьләр, клуб ачылуны түземсезлек белән көтә. Авылда яшәүчеләр соңгы елларда очрашуларда клуб төзү кирәклеген еш күтәреп чыкты. Бәхетләренә, агымдагы елда республикада авыл клубларын төзү-төзекләндерү программасы гамәлгә керде.

Халык та төзелеш эшләре барышы белән кызыксынып тора. Ә барыннан да бигрәк, яңа клубны өч дистә ел гомерен мәдәнияткә багышлаган клуб мөдире Валентина Рожаналиева көтә. Бернинди уңай шартлар булмаган клубта да ул хезмәтен тиешенчә башкарып, авыл халкы белән төрле чаралар оештыра. Яңа клубта эшен тагын да җанландырырга, тагын да тырышып хезмәт куярга аның исәбе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: