Зәй офыклары

Бохарайлылар сөенде

700гә якын хуҗалыгы булган Бохарай авылында сишәмбе көнне күптән көткән заманча типовой клуб ачылды. Моңа кадәр бер гасырга якын элек төзелгән земский мәктәп бинасы клуб ролен үтәде. Ул иске, тузган, тиешле таләпләргә җавап бирми, үзәктән ерак иде. Бохарайлылар өчен ел уңышлы килде. Агымдагы елда авыл клублары төзү буенча республика программасы...

700гә якын хуҗалыгы булган Бохарай авылында сишәмбе көнне күптән көткән заманча типовой клуб ачылды. Моңа кадәр бер гасырга якын элек төзелгән земский мәктәп бинасы клуб ролен үтәде. Ул иске, тузган, тиешле таләпләргә җавап бирми, үзәктән ерак иде. Бохарайлылар өчен ел уңышлы килде. Агымдагы елда авыл клублары төзү буенча республика программасы гамәлгә керде. Авыл халкының бу хәбәрне ишеткәч, сөенеченең чиге булмады. Биредә клуб төзү эшенә "СК Рось" ҖЧШ май аенда керешеп, аны 30 сентябрьгә төгәлләде.

Төзелеш барышын район башлыгы даими контролендә тотты. Төзүчеләр аны сыйфатлы итеп, тиешле срокта башкарып чыгарга тырышты. "СК Рось" ширкәте директоры Леонид Чучелов - күрше Урсай авылыннан. Бирегә иске клубка дискотекага йөри идек, хәзер гаиләбез белән чараларга яңа клубка киләчәкбез, дип елмая ул. Күрше авылдан буларак, ул төзелеш барышында үтә җаваплылык тойды. Проект буенча клубның актлар залы 300 кешегә исәпләнгән. Мәдәният учреждениесенең гомуми мәйданы 397,5 квадрат метр тәшкил итә. Төзелеш эше 9 миллион 800 мең сумга төшкән. Яңа бина әллә каян күренеп, үзенә тартып тора. Бина эче җылы, матур, уңайлы. Урындыкларны җыеп куеп, залда төрле спорт чаралары үткәрергә була. Кыскасы, яңа мәдәни учакта бәйрәм-кичәләрнең төрлесен оештырырга мөмкин. Клуб олысы-кечесеннән бушап тормасын дигән теләк кенә телисе кала.

- Җылы, матур клубны көтеп яшәдек, аннан кайтып кермәслек булсын, авыл халкы аралашуга мохтаҗ бит, - ди күп еллар китапханәче булып эшләгән Лидия Әхмәтшина.

Ә менә мәктәп җитәкчелегенең клуб белән элемтәләре ныклы булу кирәк. Клуб - ул тәрбия, өлкәннәрнең яшь буынга мәдәни мирас тапшыру урыны да, без мәдәният хезмәткәрләре белән иңгә-иң торып эшләргә әзер, ди мәктәп директоры урынбасары Лилия Шиһабетдинова.

Клуб ачылу тантанасына авылның олысы-кечесе җыелды. Бохарайлылар шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Татьяна Воропаева килде. Ул чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, "СК Рось" ширкәте директоры Леонид Чучеловка рәхмәт сүзләре ирештерде, клубның Милли мәдәният елында ачылуы - яхшы фал, биредә төрле милләт халкы, төрле буын өчен оештырылган чаралардан клуб тынып тормасын, күрше-тирә мәдәният йортлары белән аралашыгыз, тәҗрибә уртаклашыгыз, дип матур теләкләрен юллады. Владимир Колочковның район җитәкчелегенә авыл яшьләре исеменнән ирештергән рәхмәт сүзләре көчле алкышларга күмелде. Петрушкалар, Убырлы карчык, Яңа Спас, Ал. Бистәсе һәм Урсай авыллары фольклор коллективлары чыгышы бәйрәмгә үзенчәлек өстәде. Кунаклар бу атып торган самавырлардан чәй эчте, коймактан авыз итте. Яңа клуб сәхнәсендә район-шәһәр үзешчәннәре дәртле җырлар, биюләр башкарды. Клуб шулай һәрчак гөрләп-келпеп торсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: