Зәй офыклары

Быел тагын бер йорт төзеләчәк

«Социаль ипотека» программасы, керем дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, торак сатып ала алмаган гаиләләргә кичектереп түләү мөмкинлеге белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Актуаль проблемаларның берсе булган торак шартларын яхшырту мәсьәләсе районда ничек хәл ителә? Зәйдә «Социаль ипотека» программасы ничек үтәлә? Агымдагы елда нинди эшләр планлаштырыла? «Социаль ипотека» программасы буенча районда...

«Социаль ипотека» программасы, керем дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, торак сатып ала алмаган гаиләләргә кичектереп түләү мөмкинлеге белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Актуаль проблемаларның берсе булган торак шартларын яхшырту мәсьәләсе районда ничек хәл ителә? Зәйдә «Социаль ипотека» программасы ничек үтәлә? Агымдагы елда нинди эшләр планлаштырыла?

«Социаль ипотека» программасы буенча районда барлыгы 457 кеше фатир алды. Узган ел программа буенча төзелгән Жуков урамының 5нче йортыннан 61 гаиләгә шундый бәхет елмайды. Башкарма комитетның торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегендә яшәү шартларын яхшыртуга исәпкә басучылар саны 650дән артып киткән иде.

- "Социаль ипотека" программасының гамәлдә булуы торак базарындагы киеренкелекне бетерүгә алыштыргысыз ярдәм булды. Узган ел март аенда төзелә башлаган 65 фатирлы йорт ел ахырында файдалануга тапшырылды. Әлеге йорттан бюджет оешмаларында эшләүче 23 гаиләгә фатир бирелде, - ди торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Рәмзия Шатунова.

Шулай ук оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, 6 сугыш ветераны да фатирлы булды. "Кызыл калфак" балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Бадыйкова программа буенча өч бүлмәле фатир алды. Гаиләдә өч бала - Тимур, Рената, Эвелина үсә. Хәзер безнең үз куышыбыз бар, балалар да иркенлектә үсә, дип сөенә Эльмира. Ул фатирыннан канәгать. Авылда эшләүче ике яшь укытучыга да әлеге йорттан фатир бирелә. Яшь укытучыларга социаль программа буенча фатир алганда нормативтан 10 процент ташлама карала.

- Узган ел ахырына бүлектә 563 кеше торак шартларын яхшыртуга чиратта торды, шуның 28е бюджет оешмаларында хезмәт куя. Исәпкә басканнан соң, гаиләдә бала туган очракта, 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә (торак өчен түләүгә). Социаль ипотека программасы буенча торак алу - зур җаваплылык ул, - ди Рәмзия Шатунова.

Программа буенча фатир сатып алу өчен килешү төзегән кеше ай саен кичекмәстән взнос кертергә тиеш. Вакытында түли алмаганда, билгеле, килешү өзелә дигән сүз. Торак, килешү төзегән кешенең яшенә, эш стажына карап, 28,5 елда түләп бетерү шарты белән бирелә.

Агымдагы елда программа буенча Жуков урамының 5А йорты янында (узган ел сафка баскан) тагын бер йорт төзеләчәк. Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге ничә бүлмәле фатирларга ихтыяҗ зур булуны өйрәнә. Йорт моны исәпкә алып төзеләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: