Зәй офыклары

Чөгендер алу башланганчы эшне бетерү зарур

Һәр тармак эшчәнлеге сыйфатлы, куркынычсыз юлларга бәйле. Юллар төзекләндерү, яңаларын салу нигездә яз-җәй айларына туры килә. "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы сезонга зур, киң колачлы эшләр белән кергән иде. Кайда нинди эшләр башкарылуын, экономик хәлне яхшырту уңаеннан салынучы әйләнеп узу юлы эше ничек баруын, алга таба планнар турында филиалның...

Һәр тармак эшчәнлеге сыйфатлы, куркынычсыз юлларга бәйле. Юллар төзекләндерү, яңаларын салу нигездә яз-җәй айларына туры килә. "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы сезонга зур, киң колачлы эшләр белән кергән иде. Кайда нинди эшләр башкарылуын, экономик хәлне яхшырту уңаеннан салынучы әйләнеп узу юлы эше ничек баруын, алга таба планнар турында филиалның производство-җитештерү бүлеге башлыгы Фәргать Лотфуллин сөйли.

- Эшебезне Кәрәкәс авылы башыннан мәчеткә кадәр 1 километр 500 метр арага асфальт юл түшәүдән башладык. Кәрәкәслеләр безнең эштән бик канәгать калды. Зәйне әйләнеп узу юлына тоташучы Зәй - Бохарай юлын узган сезонда эшли башлаган идек. Агымдагы сезонда эшкә ныклап керешелде. Бөтен көчне әлеге объектка туплап, 2 километр 700 метр озынлыкта асфальт юл салынды. Бу юлны салу кирәкле эш - ул транзит автомобиль агымын шәһәр аша үткәрмичә, экологик хәлне яхшырта. Әлеге юлның кыр-кырларын эшләү, юл билгеләре кую дәвам итә. Боларны чөгендер алу башланганчы эшләп бетерү зарур. Кыскасы, әйләнеп узу юлы тиз көннәрдә файдалануга тапшырылачак. Быелгы сезонда шәһәр урамнары юлларын тәртипкә китерү дә безгә йөкләнде. Бу уңайдан Нефтьчеләр проспекты (Зәй - Әлмәт юлыннан Ленин урамына кадәр), Октябрь урамы (Комсомол урамыннан Гагарин урамына кадәр бордюр урнаштыру), Калинин урамы (Иске Зәйдәге чиркәүдән Орджоникидзе урамына кадәр) юлларын ремонтладык. Моннан тыш, авыл юлларын да ремонтлыйбыз. Бүгенге көндә юлчылар Алексеевкага бара торган юл читләрен эшләү белән мәшгуль. Ул су агу өчен җайланмалар белән эшләнә. Алда безне зур күләмле эшләр көтә. Алар - Яңа Спас һәм Урсай юллары. Яңа Спаста зур күләмле эш булачак, ягъни әлеге авылга җитәрәк 2 километр 500 метр озынлыкта юл ремонтланачак. Авылның күпере янында юл проблемалырак. Өлгерә алсак, Урсайның вак таш җәелгән күтәртелгән юлына асфальт түшәргә дә исәплибез. Эшче көч, техника җитәрлек. Агымдагы сезонга планлаштырылган эшләрне ничек тә башкарып чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: