Зәй офыклары

Канәгатьсезлек белдерүче юк

Күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү эшләре барышын депутатлар һәрдаим контрольдә тота. Һәр йорт депутатларга беркетелгән. Районда быел барлыгы 70 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Иске Зәй бистәсендә быелгы программага 4 йорт кертелеп (Клуб урамының 11, 20, 24, 26 йортлары), аларда барлыгы 3,5 миллион сумлык эш башкару планлаштырыла. Бу эшләргә Фәргать Хәйруллин...

Күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү эшләре барышын депутатлар һәрдаим контрольдә тота. Һәр йорт депутатларга беркетелгән.

Районда быел барлыгы 70 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Иске Зәй бистәсендә быелгы программага 4 йорт кертелеп (Клуб урамының 11, 20, 24, 26 йортлары), аларда барлыгы 3,5 миллион сумлык эш башкару планлаштырыла. Бу эшләргә Фәргать Хәйруллин җитәкчелегендәге "Заинская Кровля" ҖЧШ февраль аенда керешеп, 20, 24, 26нчы йортларда салкын су системалары, 0дән югары канализация челтәре алыштырылды. Өч йортта подвалда канализация торбаларын, 4 йортның да түбәсен, электр щитлары панельләрен яңартасы бар. 26нчы йортта 13 мартта халык белән очрашу-сөйләшүләрдә ремонт эшләреннән канәгатьсезлек белдерүче булмады, киресенчә алар эшнең сыйфат белән башкарылуын ассызыклады. Әлеге йортларга 30 елдан артык ремонт кермәгән булган. Финанс мәсьәләсендә, төзелеш материаллары белән тәэмин ителештә кыенлыклар юк. Эшчеләр (5 кеше) тарафыннан куркынычсызлык техникасы саклана, журнал ачылган.

Марсель Хуҗин,

шәһәр Советы рәисе урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: