Зәй офыклары

Кимчелекләр ачыкланса – бетерелә

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү барышы район башлыгының даими контролендә тора. Агымдагы җәйдә 12 күпфатирлы йорт ремонтлана (72,4 миллион сумлык). Бу эш иртә яздан тулы куәткә башланды һәм ул тәмамлануга бара. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Бариев сөйли. - Капиталь ремонт эшләренә 120ләп...

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү барышы район башлыгының даими контролендә тора. Агымдагы җәйдә 12 күпфатирлы йорт ремонтлана (72,4 миллион сумлык). Бу эш иртә яздан тулы куәткә башланды һәм ул тәмамлануга бара. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Бариев сөйли.

- Капиталь ремонт эшләренә 120ләп кеше тартылды. 11 күпфатирлы йортта канализация, кайнар һәм салкын су системалары ремонтланды инде, бүгенге көндә аларда җылылык системалары алыштырыла. Ә 6 йортта электр системасы алыштырылып, хәзер бу эш ике йортта бара, ә икесендә тәмамлану алдында. Йорт фасадларына килгәндә, бу эш бер йортта тәмамлану алдында, ә 10 йортның фасады яңартыла. Түбә ябу эшләре дә кызу темпта бара: өч йортта бу эш башкарылды, бер йортта исә ул төгәлләнү алдында. 5 йортта түбә ябу эше бара әле. Кайбер йортларда подъездлар да ремонтлана: бу эш 6 йортта башкарыла.

Программа буенча Җиңү проспектының 1/06 йортында лифт алыштырылу каралган иде. Бу эш тулы куәткә бара.

Гомумән алганда, капиталь ремонт 82 процент күләмендә башкарылды. Һәр чәршәмбе көнне торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге һәм "Идарәче компания" ҖЧШ белән берлектә капиталь ремонт барышы тикшерелә, тикшерүдә ачыкланган кимчелекләр урында хәл ителә. Тулаем алганда, капиталь ремонт сыйфатлы итеп, үз вакытында алып барыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: