Зәй офыклары

Мәчет юллы булды

Иске Зәй бистәсе мәчетенә йөрүче әби-бабайларны борчыган мәсьәләләрнең берсе юлсызлык иде. Язгы-көзге пычракларда йөрү алар өчен үзе бер проблема булды. Район башлыгы Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитов, "Татнефтедор" юллар идарәсе генераль директоры Ислам Әмирханов бу проблеманы чишү юлын тапты. Мәчеткә асфальт юл салынды. Мәчеткә йөрүче өлкән буын моның өчен...

Иске Зәй бистәсе мәчетенә йөрүче әби-бабайларны борчыган мәсьәләләрнең берсе юлсызлык иде. Язгы-көзге пычракларда йөрү алар өчен үзе бер проблема булды. Район башлыгы Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитов, "Татнефтедор" юллар идарәсе генераль директоры Ислам Әмирханов бу проблеманы чишү юлын тапты. Мәчеткә асфальт юл салынды. Мәчеткә йөрүче өлкән буын моның өчен сөенеп туймый.

- Бу юл безнең өчен күктән төшкән бәхет булды. Безне сөендергәннәре өчен район җитәкчелеге һәм юл салучы эшчеләрне Ходай үзе зурласын. Хәзер тигез асфальт юлдан, аяк киеменә бернинди пычрак тидермичә, иркенләп йөрербез, - ди өлкәннәр.

Шунысын да әйтик, 17 июль көнне сәгать 10да Иске Зәй мәчете мәхәлләсендә яртыеллык эшкә хисап ясалачак. Барлык мөслим-мөслимәләрне, әби-бабайларны мәчеттә көтәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: