Зәй офыклары

Зәйдә тимер юл аша чыгу күперен төзергә керештеләр

1 октябрьдә тимер юл аша чыгу урынында булачак күпергә беренче субай кагылды. Әлмәт-Чаллы трассасының тимер юл аша чыгу урыны проблемасы хәл ителә башлады. Әлеге җәһәттән Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә тимер юл кичүен салу өчен төзелешкә комачаулаган җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре күчерелде. Тимер юл аша чыгу урыны ябылып,...

1 октябрьдә тимер юл аша чыгу урынында булачак күпергә беренче субай кагылды.

Әлмәт-Чаллы трассасының тимер юл аша чыгу урыны проблемасы хәл ителә башлады. Әлеге җәһәттән Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә тимер юл кичүен салу өчен төзелешкә комачаулаган җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре күчерелде. Тимер юл аша чыгу урыны ябылып, хәзер транспорт ике көн инде Мирный һәм ЖБК борылышындагы переездлардан йөри. Һәм, ниһаять, бу тарихи вакыйганы көтеп алдык, кичә тимер юл аша чыгу урынына субайлар кагу эше башланды. Сез фоторәсемнәрдә эш барышын күрәсез.

Әлеге масштаблы төзелешнең подрядчысы - Казанның "Монолит-Строй", генераль подрядчысы исә "Мосты республики Татарстан" акционерлык җәмгыяте. "Монолит-Строй" ширкәте генераль директоры Габдрәшит Гыйбадуллин әйтүенчә, төзелеш урынына барлыгы 14-17 метр озынлыктагы 360 субай кагылачак, бер сменага 12 субай кагыла. Алар Түбән Кама һәм Пермьнән китерелә. "Монолит-Строй"ның мондый зур эш башкаруда тәҗрибәсе бар: Яшел Үзәндә шундый ук тимер юл кичүе төзегәннәр. Гомумән алганда, төзелеш объектында барлыгы 46 кеше хезмәт куя, 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.

-Ел ахырына субайларны кагып бетереп, аның өстенә бетон җәеп, тимер-бетон терәгечләр урнаштырасы, җир эшләрен башкарасы бар, - ди Габдрәшит Гыйбадуллин.

Әлеге төзелеш эше барган урыннан ерак түгел махсус штаб эшли: биредә һәр атнаның пәнҗешәмбесендә район башлыгы Разиф Кәримов белән заказчы оешма җитәкчеләре очрашып, эшнең графиктан тайпылмыйча алып барылуын тәэмин итә. Төзүчеләр эшне графиктан калышмыйча алып барырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: