Зәй офыклары

Планнар билгеле, нәтиҗәле эш кирәк

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен ремонтлауга быел 28 миллион 220 мең сум акча каралган (шуның 14 миллион 980 мең сумы - республика бюджетыннан). Шәһәрдә "Урман әкияте", "Күкчәчәк", "Кыңгырау чәчәк", "Якты коңгыз" бакчалары, авыл җирлекләрендә Поручик, Аксар, Кадер, Югары Шепкә балалар бакчалары ремонтланачак. "Бөртеккәй" бакчасы элекке 8нче мәктәпкә күчәчәк, Сарсаз-Баграж һәм Бура-Киртә...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен ремонтлауга быел 28 миллион 220 мең сум акча каралган (шуның 14 миллион 980 мең сумы - республика бюджетыннан).

Шәһәрдә "Урман әкияте", "Күкчәчәк", "Кыңгырау чәчәк", "Якты коңгыз" бакчалары, авыл җирлекләрендә Поручик, Аксар, Кадер, Югары Шепкә балалар бакчалары ремонтланачак. "Бөртеккәй" бакчасы элекке 8нче мәктәпкә күчәчәк, Сарсаз-Баграж һәм Бура-Киртә мәктәпләрендә бакча ачу буенча үзгәртеп кору эшләре планлаштырыла.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 47 миллион 278 сам средстволар карала. Ремонт эшләре Урсай, Ал. Бистәсе, Сармашбаш, Югары Лоҗы, Аксар, Бохарай, Якты Күл, Сәвәләй, Югары Мәлем, Кадер, Югары Пәнәче, татар гимназиясе, 3, 5нче мәктәпләрдә башкарылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: