Зәй офыклары

Ремонт сыйфаты начар түгел

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Агымдагы елда Зәйдә капиталь ремонт программасына 12 йорт кертелгән иде. Аларның 8е махсус комиссия тарафыннан кабул ителде. Чәршәмбе көнне соңгы дүртесенең әзерлеге тикшерелде. Эшнең сыйфаты канәгатьләнерлек. Төзүчеләр урамының 12нче йортында төзекләндерүне - СК «Рось» ҖЧШ, 16нчы йортта "Техстрой" ҖЧШ башкарды. Ике йортта да...

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Агымдагы елда Зәйдә капиталь ремонт программасына 12 йорт кертелгән иде. Аларның 8е махсус комиссия тарафыннан кабул ителде. Чәршәмбе көнне соңгы дүртесенең әзерлеге тикшерелде. Эшнең сыйфаты канәгатьләнерлек. Төзүчеләр урамының 12нче йортында төзекләндерүне - СК «Рось» ҖЧШ, 16нчы йортта "Техстрой" ҖЧШ башкарды. Ике йортта да электр системасы ремонтланды, түбә төзекләндерелде, фасад яңартылды. Тикшерүдә башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашып, йортта яшәүчеләр фикерләре, эштә кимчелекләр, җитешсезлекләр булу-булмавы белән кызыксынды. Аннан ул Ленин урамының 1 "б", Лобачевский урамының 7нче йортларындагы ремонт эшләре белән танышты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: