Зәй офыклары

Сабыйлар куансын өчен

Балаларыбыз турында кайгырту, аларны киләчәккә ышанычлы алмашчылар итеп тәрбияләү - ил күләмендә мөһим булган максатларның берсе. Чөнки тиешле шартларда, тиешле тәрбия күрмәгән баладан үсеп житкәч нәрсәдер таләп итү мантыйкка туры килми. Бу уңайдан иртәгесе турында бүген уйла дигән девиз астында районыбызда соңгы елларда аеруча житди эш алып барыла. Ул беренче...

Балаларыбыз турында кайгырту, аларны киләчәккә ышанычлы алмашчылар итеп тәрбияләү - ил күләмендә мөһим булган максатларның берсе. Чөнки тиешле шартларда, тиешле тәрбия күрмәгән баладан үсеп житкәч нәрсәдер таләп итү мантыйкка туры килми. Бу уңайдан иртәгесе турында бүген уйла дигән девиз астында районыбызда соңгы елларда аеруча житди эш алып барыла. Ул беренче чиратта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга кагыла. Әлеге юнәлештә күләмле эшләрнең берсе булып "Сабыйларга уңайлылык һәм жылылык бүләк итик" муниципаль программасы тора. Район башлыгы Татьяна Воропаева инициативасы белән юл ярган программа кысаларында шәһәрдәге бакчаларның түбәләре, тәрәзәләре яңартылды, авылларда "Мәктәп + бакча" формасында эшләүче учреждениеләр саны арта бара. Бүгенге көндә муниципаль программаның өченче этабы уңышлы дәвам итә.

- Быел без төп игътибарны бакчаларның канализация, су челтәрен яңартуга бирәбез. Шулай ук аерым бакчаларда аеруча тузган жылылык, электр һ.б. системаларны алыштыру күздә тотыла. "Сабыйларга уңайлылык һәм жылылык бүләк итик" муниципаль программасының өченче этабында шәһәрдәге 14 бакчада төзекләндерү эше бара. Аларның 4се - жирле бюджет, 7се - республика бюджетыннан финанслана, тагын 4сендә эш спонсорлар ярдәме белән башкарыла, - ди мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова.

Спонсорлар ярдәме белән төзекләндерү эшләре алып барылучы әлеге 4 бакча - "Күкчәчәк", "Салават күпере", "Миләшкәй" һәм "Кояшкай" бакчалары. Аларга "Татнефть" ААЖ, "СМП-Нефтегаз" ААҖ ярдәм күрсәтә. "СМП-Нефтегаз" оешмасы генераль директор киңәшчесе Фоат Комаров инициативасы белән "Кояшкай"ны өч ел элек үз канаты астына алды. Алдагы елларда төзекләндерү эшләрен өлешчә башкарсалар, быел бакча тулысынча капиталь төзекләндерелә. Моның өчен предприятие 10 миллион 250 мең сумнан артык акча бүлгән. "Кояшкай" бакчасы мөдире Лилия Әгъзамова белдерүенчә, подрядчы оешмалар төзекләндерү эшенә 13 июньнән керешкән. Инде демонтаж төгәлләнгән, хәзер эчке якта стеналарны тигезләү, бассейнга кафель ябыштыру, бакчаның фасад өлешен жылытып декоратив сылауга әзерләү эше бара.

- Капиталь төзекләндерү үткәрелү сәбәпле, без балаларны вакытлыча "Алтынчәч" бакчасына күчердек. Чөнки "Кояшкай"да жылылык, су, канализация, электр, вентиляция системасы тулысынча яңартыла. Идән, стеналар, ишекләр, түшәм заманча экологик чиста материалдан эшләнә. Аш әзерләү бүлмәсе, бассейн, юыну урыннары яңа кафельлар сылап үзгәртелә. Бакчаның тышкы ягы да бизәләчәк. Төзекләндерү эшен үткәрүне планлаштыру максатында без алдан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләренә барып, "Бәләкәч" республика программасы кысаларында заманча төзелгән бакчаларны карап кайттык. Киләчәктә биредә искиткеч матур бүлмәләр булачак, - ди мөдир.

Ә хәзергә эшне тизләтү өчен төзүчеләргә "Кояшкай" хезмәткәрләре дә ярдәм итә. Сүтелгән төзелеш калдыкларын чистарту, обойлар кубару белән мәшгуль алар. Әлбәттә, бердәм эшләгәндә төзекләндерү жанлырак бара, аны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләп, биредә хезмәт куючыларны да, сабыйларны да сөендерәсе килә, ди подрядчы оешма житәкчесе Рәшит Фәрхетдинов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: